+20 °С
Болытлы
Суган кабыгы – үсемлекләргә бик яхшы ашлама, анда зарарлы микрофлораны юк итә торган матдәләр бар. Аның төнәтмәсе үсемлекләр өчен файдалы микроэлементларга бай.
5 литр җылы суга бер кушуч суган кабыгы салып, 4 көн төнәтергә. Тиз кирәк булса, кайнар су өстәп, 1-2 минут кайнатып алырга була. Суган кабыгы төнәтмәсен гөлләргә, үсентеләргә ике атнага бер сибә аласыз. Пульверизатордан бөркергә дә ярый.