ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 декабрь 2021, 11:50

Бәйрәм күңелле үтте

Ел дәвамында көтеп алган могҗизалы бәйрәм – Яңа ел үзе турында онытылмас хәтирәләр калдыра. Озакламый тарих китабының өр-яңа битен ачып, Җир йөзенә 2022 ел аяк басачак. Районыбызның Түбән Каръяуды авылында бәйрәмне күңелле итеп каршылыйлар.

Бәйрәм күңелле үтте
Бәйрәм күңелле үтте

Ел дәвамында көтеп алган могҗизалы бәйрәм – Яңа ел үзе турында онытылмас хәтирәләр калдыра. Озакламый тарих китабының өр-яңа битен ачып, Җир йөзенә 2022 ел аяк басачак. Районыбызның Түбән Каръяуды авылында бәйрәмне күңелле итеп каршылыйлар.
“Күптән түгел авылда яшәүчеләр өчен “Саумы, Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы үткәрелде. Ул хаклы ялдагы якташыбыз Нәсимә Даутова тәкъдиме белән оештырылды. Ул бар эшкә дә бик оста, күңеле иҗатка тартылган кеше: матур итеп рәсемнәр дә төшерә, кар-боздан үзенчәлекле сыннар да ясый, изгелекле, ачык йөзле хуҗабикә дә. Күршеләре белән дә бик матур, тату яши. Бәйрәмне каршылап, бергәләп, күмәк көч белән үз урамнарында әкият шәһәрчеге дә төзеде алар. Урамга гына түгел, бөтен авылга ямь биреп торган бу шәһәрчектә Кыш Бабай белән Карсылу да, үтеп барган ел эстафетасын быелгысына – Юлбарыска тапшыручы Үгез дә “яши”. Әлбәттә, шәһәрчекнең түрендә яңа елның горур хуҗасы урын алган. Ә иң үзәктә кунакчыллык билгесе – мул табынлы өстәл урнаштырылган.
Бу көнне тамаша-бәйрәмгә җыелучы авылдашлар рәхәтләнеп күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр, шаярдылар, төрле конкурс-эстафеталарда бик теләп катнаштылар, балалар таудан шуып кинәнделәр. Кыш Бабай белән Карсылу бәйрәмдә катнашучыларга тәм-том һәм бүләкләрне юмарт өләште”, – дип хәбәр итте бу хакта Яңа Каръяуды авылы клубы мөдире Римма Гайнанова.

Мәгълүмат һәм фото Яңа Каръяуды авылы клубы сайтыннан.

Бәйрәм күңелле үтте
Бәйрәм күңелле үтте
Бәйрәм күңелле үтте
Бәйрәм күңелле үтте
Бәйрәм күңелле үтте
Бәйрәм күңелле үтте
Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: