ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 гыйнвар 2022, 08:10

Шартлар яхшыра, яңа эш урыннары арта

Республика Хөкүмәтендә үткән “Инвестицияләр сәгате”ндә “Базы” хуҗалыгында җитештерү куәтләрен үстерү барышы каралды

Шартлар яхшыра, яңа эш урыннары арта
Шартлар яхшыра, яңа эш урыннары арта

Узган чәршәмбедә республика Хөкүмәтендә үткән чираттагы – юбилейлы 100нче “Инвестицияләр сәгате”ндә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов әлеге җәмгыятьтә тормышка ашырылучы 2019-2022 елларга исәпләнелгән сөт җитештерү, ашлыкны беренчел эшкәртү һәм саклау юнәлешендәге җитештерү куәтләрен арттыру буенча инвестицияләр салу программасы үтәлеше барышы турында хисап тоттылар. Республика Хөкүмәте әгъзалары һәм төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров белән алар видеобәй ләнешкә шушы проект чикләрендә төзелеше тәмамланып килүче Имән лекул авылындагы сөтчелек комплексының 430 баш савым сыеры асрауга тәгаенләнелгән заманча композитлы материаллардан төзелгән һәм җиһазландырылып бетеп килүче маллар торлагы бинасыннан чыктылар. Җәмгыятьнең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов Башкортстан Республикасының Икътисадый үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министры тарафыннан 2020 елның 29 декабрендә 255 санлы карар белән расланылган әлеге өстенлекле проектны тормышка ашыру өчен юнәлтелүче 697,1 миллион сумның бүгенге көнгә 499,63 миллион сумы үзләш терелүен, ягъни төп капитал салуларның 71,7 процентының тулы сынча үтәлүен белдерде. Атап әйткәндә, 2019 елда аның 100,1 миллион сумы, 2020 елда – 310,2 миллион сумы, 2021 елның узган 9 ае эчендә 76,02 (шул исәптән быел дүртенче кварталда 13,32) миллион сумы үзләштерелгән. Нәтиҗәдә проект буенча тиешле 28 урынына бүген үк уртача 33052,9ар мең сум хезмәт хакы түләнелүче 12 тотрыклы эш урыны барлыкка килгән дә инде. Аныклап китсәк, Имәнлекул авылында 430 баш савым сыеры асрау өчен заманча бөтен корылмалары булган мал торлагы төзелеше 90 процентка, кысыр сыерлар асрау өчен өсте тент белән ябулы ике мал торлагы төзелеше – 80шәр процентка үтәлгән, заманча ике сусыл мал азыгы саклау урыны төзелә башлаган, төзелешкә газ үткәрелгән, әле суүткәргеч линиясен салу өчен килешүләр төзешелеп, эш башланган, объектларга тиешле бөтен техника һәм корылмаларының яртысы сатып алып кайтарылган, тиешле 430 баш яхшы токымлы сыер малларының 132 башын сатып алып кайтаруга 22, 440 миллион сум тотынылган, ноябрь аенда 13, 326 миллион сумга тагын 70 баш сатып алынган.

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: