ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 гыйнвар 2022, 09:20

Кыю йөрәкле якташларыбыз

Саулык— мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Сүзем – үз-үзләрен аямыйча, бәлагә тарыган кеше гомерен саклап калу өчен көтелмәгән гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм кулы сузарга курыкмаган батыр йөрәкле, изге күңелле райондашларыбыз турында.

Кыю йөрәкле якташларыбыз
Кыю йөрәкле якташларыбыз

Саулык— мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Сүзем – үз-үзләрен аямыйча, бәлагә тарыган кеше гомерен саклап калу өчен көтелмәгән гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм кулы сузарга курыкмаган батыр йөрәкле, изге күңелле райондашларыбыз турында. Суга батучыларны коткарган, ут эчендә калучыларны алып чыккан кыю йөрәкле кешеләр турында еш ишетәбез. Баксаң, андыйларны эзләп әллә кая барасы да түгел, алар безнең арабызда да бар. Шундыйларның берсе – бар яклап та килгән, балачактан спортка гашыйк, актив тормыш позициясе алып барган, кешелекле, ярдәмчел, мәрхәмәтле якташыбыз – Азамат Салават улы Гыйззәтуллин. Чакмагыш авылында туып-үскән бу тыйнак егет 2020 елның 6 июлендә Караидел районында ял иткәндә күңелсез хәлгә битараф калмыйча, кешеләр гомерен саклап калырга ярдәм итә. Биш яшьлек малай әтисе белән тыныч кына көймәдә су буйлап йөзеп барганда аларга зур тизлек белән моторлы көймә килеп бәрелә. Бәрелешү нәтиҗәсендә инерция көче баланы һәм аның әтисен көймәдән берничә метрга алып ташлый. Азамат, уйлап та тормыйча, тиз генә суга сикерә һәм иң тәүдә балага, артабан әти кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтә һәм 112 саннары буенча шалтыратып, ярдәм чакыра. Ашыгыч ярдәм килгәнче Азамат бу малай һәм аның әтисе яныннан бер кайда да китмичә, аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүен дәвам итә, ә аннан соң ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыра. Әйе, мондый фаҗигадә, тормыш Кыю йөрәкле якташларыбыз Тыныч тормышта да батырлыкка урын бар... өчен көрәштә һәр секунд кадерле була шул. Якташыбызның һәр хәрәкәте, һәр адымы бәлагә юлыккан кешеләргә бер генә секундны да юкка уздырмыйча тиз арада ярдәм итүгә, аларның сәламәтлекләрен һәм тормышларын саклап калуга юнәлдерелгәнгә күрә бәхетсезлек очрагы аларны урап үтә, кеше гомерләре сакланып кала. Тыйнак егет батырлыгы турында кычкырып сөйләп йөрми, әлбәттә. Коткарылган малайның әти-әниләре аңа гомере буе рәхмәтле булачак. Алар массакүләм мәгълүмат чаралары аша битараф булмаган коткаручы яшь егетне табып, аңа рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр. Үзенең батырлыгы өчен Азамат Салават улы Гыйззәтуллин Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьяновтан Рәхмәт хаты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Суда һәлакәткә таручыларны коткарган өчен” медале белән бү-ләкләнде. Башкалар гомерен саклап калу өчен нинди тәвәккәл характерга ия булырга, югалып калмаска, шул ук вакытта дөрес ярдәм дә күрсәтә белергә кирәк бит әле. Юкка гына ул шундый җаваплы һәм иң авыр һөнәрләрнең берсен – табиб һөнәрен сайламагандыр. Бүгенге көндә Азамат башкаланың 1нче поликлиникасында УЗИ табибы булып эшли. “Безнең арабызда башкаларга ярдәм кулы сузучы, аларның бәласенә битараф калмаучы кешеләр күп. Тик андый кешеләр мин батырлык эшләдем дип масаеп, мактанып йөрми, үзләрен батыр дип санамый. Мин бернинди батырлык та кылмадым, минем урынымда булган теләсә кем шулай эшләр иде”, – диде егет тыйнак кына батырлыгы белән кызыксынуыбызга. “Бурдан – кала, уттан – юк”, – ди халык мәкале. Ут, ялкын, янгын... Әлеге сүзләрне ишетү белән йөрәк шомланып, күңелне курку хисе биләп ала. Чөнки бу афәт үзенең юлында очраган бар нәрсәне юк итә, кара көлгә әйләндерә. 2016 елның май бәйрәмнәрендә Кәшәк авылында гомер итүче Рәхимовлар гаиләсенә зур афәт килә – янгын чыгып, өйләре янып бетә. Өйне янгын чолгап алган вакытта 17 яшьлек Анита һәм аның кече сеңелләре 6 яшьлек Әдилә һәм 12 яшьлек Регина өйдә булалар. Бәхеткә каршы алар, исән-сау уттан котыла. Электр үткәргеченең төзексезлеге аркасында килеп чыккан янгында Анита югалып калмый, шунда ук сеңелләрен коткаруга бар көчен сала. – Янгын чыкан көнне мин укудан кайткан идем, әти-әниләр эштә, сеңелләрем генә өйдә иде, – дип, куркыныч вакыйгаларны искә алды ул. – Мин шунда ук аларны тәрәзә аша чыгарырга тотындым, аннан соң үзем дә чыктым. Минем урында һәркем шулай эшләр иде, беркем дә күрәләтә якыннарын янгын эчендә калдырмас иде, дип уйлыйм. Туганнарымның исән-сау калуына үзем дә, әти-әниләрем дә шатланып бетә алмый. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакыра. Алар, гаилә кайгысыннан читтә калмыйча, кирәк-ярак әйбер- ләр белән дә, акчалата да, төзелеш материаллары белән дә зур ярдәм күрсәтә. Гаилә элекке нигездә яңа йорт төзүгә бар көчен сала. Анита Наил кызы лаеклы бүләкне һөнәри әзерлекле коткаручылар белән беррәттән алды. “Янгында батырлык өчен” медале – иң дәрәҗәле медальләрнең берсе. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәр хезмәткәре дә ала алмый. Бүгенге көндә батыр якташыбыз кияүгә чыгып, Татарстанның Алабуга шәһәрендә матур гомер кичерә. Шундый кыю йөрәкле, батыр якташларыбыз булуы безнең өчен зур горурлык үрнәге һәм олы өлге булып тора.

Кыю йөрәкле якташларыбыз
Кыю йөрәкле якташларыбыз
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: