ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 гыйнвар 2022, 09:15

Халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен

“Яңа ел бәйрәмнәренә бәйле озайлы ял көннәрендә районда хокук тәртибен саклау буенча нинди эшләр һәм чаралар оештырыла?” – дигән сорау белән Чакмагыш районы юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт испекциясенең пропаганда буенча инспекторы Ринат Гафур улы Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип җавап бирде:

– Яңа ел бәйрәмнәре вакытларында гадәттә эре юл һәләкәтләре бик булмый. Район үзәгендә, авылларда гомер итүче якташлар ял итә. Юлда йөрүчеләр сирәк була. Аларның да күбесе җәяүле.

Бәйрәм вакытларында халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү рейдлары үткәрәбез, алар вакытында машиналарны туктатып кисәтүләр ясыйбыз. Спиртлы эчемлекләр куллангач руль артына утыручыларны ачыклап, административ җаваплылыкка тарттырабыз.

Якташларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән ихлас тәбрикләп, еллар тыныч башлансын һәм имин дәвам итсен иде, дигән теләктә калам, диде Ринат Гафур улы.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: