ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 гыйнвар 2022, 18:59

Чакмагышта – мини футбол ярышлары

2021 елның 25 декабрендә Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә мини-футбол буенча район чемпионаты старт алды. Ул агымдагы 2022 елның март аена кадәр дәвам итәчәк.

Чакмагышта – мини футбол ярышлары
Чакмагышта – мини футбол ярышлары

Кичә, 4 гыйнварда, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә мини футбол буенча Яңа ел Ачык беренчелеге узды. Бәйгедә 8 команда катнашты. Иң яхшы капкачы дип Андрей Вашешников ("Бөре" футбол командасы), иң яхшы сакчы – Рафаэль Бикбов ("УТК" футбол командасы), иң яхшы һөҗүмче булып Никита Урәзмәтов ("Дема-Дустар"футбол командасы) танылды. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынга–"Дема Дустар", 2 урынга – Уфадан "УТК", 3 урынга– "Бөре" командасы чыкты. Җиңүче командалар грамоталар, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде. Егетләрне җүңүләре белән котлыйбыз!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: