ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 гыйнвар 2022, 12:05

Бәйрәм концертлары дәвам итә

4-6 гыйнвар кичләрендә Гаилә ялы паркында үзешчән сәнгать осталары тарафыннан бәйрәм концертлары оештырыла.

Бәйрәм концертлары дәвам итә
Бәйрәм концертлары дәвам итә

 Беренчеләрдән булып, Чакмагыш халкын һәм кунакларын Иске Бәшир, Иске Калмаш, Имәнлекул, Яңа Коты ягыннан килгән җырчы-биючеләребез сәламләде. Очрашуны Гүзәл Хәйруллина һәм Мәрьям Смакова артистларыбызның чыгышларын матур шигырьләре белән үреп алып барды. Илдар Фаррахов, Йолдыз Шакирова, Гүзәл Хәйруллина, Лүзә Тимашева, Глүзә Шакирова, Гөлзәйнә Ханова, Миләүшә Усманова, Лидия Зисман, Эльза Камаловалар башкаруында җырларыбыз тамашачы күңелләренә хуш килде. Алина Абдуллина башкаруында башкорт биюе дә күпләрне сокландырды. Финал Сәлимгәрәев, Урал Шәяхмәтовлар исә бәйрәм мәйданына милли көйләребезне яңгыратты. Якташыбыз, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле солисты Зимфира Зәйдуллинаның чыгышын районыбыз халкы аеруча яратты, көчле алкышларга күмде. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән уеннарда да халык яратып катнашты. Алай гына да түгел, Кыш Бабай һәм Карсылуның үзе белән бергәләп биеделәр, күңел ачтылар әле. Бәйрәм очрашуы бик күңелле узды!

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: