ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2022, 16:15

Балалар файдалы һәм туклыклы ризык алырга тиеш

Башкортстанда укучыларга дөрес туклану культурасын өйрәтәчәкләр. Бу хакта Дәүләт Советының чираттагы утырышында Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы башлыгы Алексей Гусев хәбәр итә.

Балалар файдалы һәм туклыклы ризык алырга тиеш
Балалар файдалы һәм туклыклы ризык алырга тиеш

Бүгенге көндә мәктәпләрдә азык-төлек блокларында әзерләнгән ризыклар барлык СанПин һәм ГОСТ таләпләренә тулысынча туры килә, тик барлык балалар да аны кабул итми.

Монда ике төп моментны билгеләргә кирәк: беренчесе – гаиләдә туклану культурасын формалаштыру. Мәсәлән, бала мәктәпкә килгәч, парда пешкән котлетны күрә. Моңа кадәр ул өендә өйрәнгән майда пешкән ризыктан аерылып торганын күргәч, әлбәттә, ул аны башка төрле кабул итә. Икенчедән – ризыкны әзерләү технологиясе һәм ысуллары. Балаларны тукландыру системасында рөхсәт ителгәннәрен генә, шул ук вакытта төрле тәмләткечләрне куллануны тыю. Моның өчен балалар һәм ата-аналар белән эшләргә кирәк. Туклануның тәмле генә түгел, ә файдалы да булырга тиеш икәнлеген аңлатырга кирәк”, – дип җавап бирә Алексей Гусев, Рөстәм Ишмөхәммәтовның балаларның ни өчен мәктәпләрдә тукланырга теләмәүләре турында бирелгән соравына. Бу ике моментны берләштереп, бербөтенлелеккә ирешү кыен, дип белдерде министр.

“Без бу юнәлештә эшләп киләбез.Әти-әниләрне балаларның туклану нормаларына туры килерлек итеп меню формалаштыруга җәлеп итәбез, һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк”, – дип өстәде сәүдә министры. Алексей Гусев Башкортстан мәктәпләрендә туклану сыйфатын даими тикшереп торуларын да әйтеп үтте. Аның сүзләренә караганда, бер ел эчендә мәктәп укучыларын тукландыру сыйфаты күпкә яхшырган икән.

 

Фото һәм мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас: