ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2022, 16:16

Иҗади конкурс җиңүчеләрен котлыйбыз!

Һәр бала – иҗади шәхес. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе. Иҗади сәләтне үстерүдә төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашуның әһәмияте зур. Чакмагыштагы социаль приютта тәрбияләнүчеләр актив рәвештә мондый бәйгеләрдә катнашырга тырыша һәм иң уңышлы эшләрне конкурска җибәреп, һәрвакыт диярлек призлы урыннар алып тора. Иҗади конкурсларда катнашу аларга үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә, яңа эшләргә әйди, җиңүләргә җилкендерә.

Иҗади конкурс җиңүчеләрен котлыйбыз!
Иҗади конкурс җиңүчеләрен котлыйбыз!

Шушы көннәрдә “Кар бабай көне” (“День снеговика”) Бөтенусия балалар иҗат конкурсына йомгак ясалды. Чакмагыштагы социаль приютта тәрбияләнүче балаларның эшләре дә мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм кызлар призлы урыннар яуладылар. 3-6 яшьлекләр категориясендә Аида Гарифуллина, 7-9 яшьлекләр категориясендә Таңсылу Ямаева 1 урынга лаеклы булып, Дипломнар белән бүләкләнде. Аларның тәрбиячеләре Гөлүсә Флүс кызы Таһирова укучыларны конкурста катнашырга әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Конкурста катнашучы кызларны һәм аларның җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗат илһамы телибез!

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш социаль приютының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: