ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
15 февраль 2022, 09:25

Батырлыкка баш иябез һәрчак

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган көннән соң нәкъ 33 ел вакыт узып киткән. Һәр ел 15 февральдә илебездә интернационалгы яугырләрне, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көне буларак билгеләнә.

Батырлыкка баш иябез һәрчакБатырлыкка баш иябез һәрчак
Батырлыкка баш иябез һәрчак

   Районыбызда әлеге датага багышлап күп төрле чаралар үткәрелде. Авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә әфганчылар белән очрашулар, хәтер сәгатьләре оештырылды. Каразиректә авыл биләмәләре вәкилләре арасында волейбол ярышы, каһәрле сугышта вафат булган якташыбыз, сержант Ирек Әнәс улы Шакировның истәлегенә туган авылы Иске Калмашта хоккей буенча турнир узды.

         15 февраль көнне исә әфганчылар район үзәгендә җыелды. Күркәм гадәт буенча очрашу яугирләргә-интернационалчы багышланган һәйкәлгә кызыл канәферләр салудан башланды. Якташларыбызның батырлыгы белән тагын бер кабат горурлану, аларны юксыну, аналарның түземлеге һәм сабырлыгына соклану хисләре биләгән иде бу мизгелдә һәр кешенең күңелен.

         Арытаба очрашу кичәсе район мәдәният йортында дәвам итте. Залда җыелучыларны иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде, котлау сүзләрен җиткерде. Киләчәк буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә көч салган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан, намуслы хәрби һәм тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен һәм гомер бәйрәмнәре уңаеннан Рудин Ким улы Асылгәрәев, Илнур Нурҗәннәт улы Әхтәмов, Мөнәвир Тимергали улы Галин, Фәнзил Фазлыйәхмәт улы Диләвиров, Вячеслав Николаевич Евсеев, Яхъя Исмәгыйль улы Кашапов, Рүзил Фәһим улы Миһранов, Рим Рәшит улы Нуркаев, Мансаф Шәйхразый улы Рәхимов, Җәвит Хәниф улы Хәбибуллин, Илдар Вазих улы Хәмидуллин, Фәнәвил Фәвәрис улы Харисовка лаеклы бүләкләр – район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аннары әфганчылар оешмасы җитәкчесе Рамил Рәшит улы Йосыпов сүз алды, узган елда башкарылган күркәм эшләр һәм киләчәккә уй-хыяллары, ният-максатлары турында бәян итте ул.

Район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров Ватаныбыздан читтә хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булган барлык батыр егетләребезне искә алып, бер минутка тынлык игълан итте. Әйе, гомерләре иртә өзелгән якташларыбызның исемнәрен без мәңгелеккә күңел түрләрендә саклап, ә исәннәренең кадерен белеп яшәргә тиешбез.

         Күркәм очрашулар җыр-моңсыз, биюләрсез узмый ул. “Гармония” вокаль төркеме (җитәкчесе – Гөлнара Шәймиева), Ривенер Гобәев, Рузил Гафаров, Эльвира Федорова, Урал Гатауллин, Гөлназ Сәлимова, Гүзәл Табишева, “Асылъяр” халык биюләре ансамбленең (җитәкчесе – Гөлшат Галләмова) чыгышлары тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Арытаба әфганчылар көне “Башак” кафесында дәвам итте. Биредә чәй табыны артында батыр якташларыбыз үзләренең яшьлекләрен искә алды, тормышларында зур эз калдырган сугышның тарихы битләрен актарды. Район мәдәният йортының “Чаткылар” агиткультбригадасы әгъзаларының моңлы җырларына кушылып, берчә моңланып, берчә сөенеп утырды алар.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас