ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
18 февраль 2022, 11:35

“Геройларга багышлана“ акциясенә кушылып

18 февральдә, Ватанны саклаучылар көне бәйрәме алдыннан, “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары “Геройларга багышлана“ акциясенә актив кушылып, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Мөәллия Хәйбрахман кызы Шаһабетдиновага ярдәм йөзеннән ишегалдын, капка төбен кардан чистартты. Мөәллия әби ярдәмгә ихлас сөенде, балаларга олы рәхмәт белдерде.

“Геройларга багышлана“ акциясенә кушылып“Геройларга багышлана“ акциясенә кушылып
“Геройларга багышлана“ акциясенә кушылып

“Өлкән яшьтәгеләрнең, ветераннарыбызның барып хәлен белү, аларга ярдәм кулы сузу – ул безнең аяз күгебез, тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән ветераннарыбызга хөрмәт һәм хәтер билгесе”, – диде “Без бергә!” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Юлия Гайнислам кызы Хәкимова.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Яшьләр үзәгенең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас