+16 °С
Болытлы
Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се – киң таралганнары. Ел саен милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан бу көнне районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, мәдәният йортларында балалар өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырыла. Быел да Туган тел көне кысаларында район мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә әдәби чаралар, шигырьләр конкурсы, интеллектуаль уеннар, сыйныф сәгатьләре уздырылды. Китапханәләрдә китап күргәзмәләре оештырылды, телгә багышланган иҗади чаралар үтте.