ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 февраль 2022, 17:50

Туган телем – иркә гөлем

Бүген, 21 февральдә Халыкара Туган тел көне билгеләп үтелә. Чакмагыш балалар модельле китапханәсендә әлеге датага карата “Тел–халкыбыз байлыгы” дип исемләнгән күркәм кичә оештырылды.

Туган телем – иркә гөлем
Туган телем – иркә гөлем

Чакмагыш балалар модельле китапханәсендә әлеге датага карата “Тел–халкыбыз байлыгы” дип исемләнгән күркәм кичә оештырылды. Туган тел көненә багышланган чараның кунаклары итеп Чакмагыш гимназиясенең 2В сыйныф укучылары чакырылган иде. Туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү чараның төп максаты иде. Аны алып баручы Лилия Фидай кызы балалар белән туган тел турында әңгәмәләшкәннән соң “Туган телем-иркә гөлем” китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Ул шулай ук халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды, мәкальләр, табышмаклар белән таныштырды. Соңыннан укучылар китапханәче белән бергәләп татар халкының яратып уйный торган уеннарының берсе булган – “Яулык салыш”, “Очты-очты, каргалар очты!” уеннарын уйнап күңел ачтылар, телевизор экраныннан слайдлардагы күрсәтелгән рәсемнәр буенча татар әкиятләренең исемнәрен, татар халкының бизәнү әйберләрен атадылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Кичә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Туган телгә багышланган кичә бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: