ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 февраль 2022, 09:00

Гаиләбез тоткасы да, саклаучысы да ул

Бер кем дә юктыр Әтием төсле – Ул бик тә батыр, Бик тә көчле.

Гаиләбез тоткасы да, саклаучысы да ул
Гаиләбез тоткасы да, саклаучысы да ул

Фәүзия апа Рәхимкулова бу шигырь юлларын нәкъ минем әтием турында язган кебек тоела. Чөнки бу сүзләрне зур горурлык белән үземнең әтием турында әйтә алам. Әйе, минем өчен андый әтиләр дөньяда башкача юк кебек. Ул – батыр кеше, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, бер нәрсәдән дә курыкмаган! Шуңа да картәтием комбайнчы булып эшләгәндә, әтием 12 яшендә үк аның ярдәмчесе булып эшләгән. Кадерле кешем менә шундый эшчән дә, көчле дә! Ул тагын да минем сердәшем – иң кадерле серләремне аңа сөйлим. Әтием тыныч кына тыңлый да, үз фикерен әйтә. Минем киңәшчем дә ул – кыен вакытларда һәрчак изге киңәшләрен биреп юата. Шушы сикәлтәне җиңел генә үтеп, алга атларга әйди. Әтием – минем зур таянычым! Авыр чакларда аның яклавын тоям һәм бу минем өчен бик мөһим. Үз чиратымда, мин дә аны һәр чак якларга тырышам. Мул уңышлы сентябрь аенда тугангадыр, әтием бакчада эшләргә ярата. Түтәлләр ясау, җир казу кебек эшләрне ашыкмый гына, җиренә җиткереп башкара ул. Ә юмарт көз айлары җиткәч, бакчада өлгергән мул уңышны бергәләп, шатланып җыябыз. Бәләкәй чагыннан ук шук булган әтием турында безгә картәнием сөйләргә ярата: “Әз генә дә тик тора белмәс иде: бер иптәше вак-төяк эшләрдә ярдәм итүен сорап, икенчеләре велосипед карашуын үтенеп, килеп алырлар иде”. Менә нинди кирәкле, кешелекле, ярдәмчел булган бит минем әтием! “Кече яшьтән үк белемгә омтылды Илдар улым, – дип аны мактый картәнием. – Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, водитель һөнәрен үз- ләштерде. Соңыннан Башкорт дәүләт педагогия университетының география факультетын тәмамлады. Шушы университетта әниең белән танышып, яратышып, бергә йөри башладылар. Ә диплом алгач, матур итеп туй үткәрдек. Менә шулай илебездә тагын бер бәхетле гаилә туды.Илдар улым бу белеме белән генә тукталып калмады, укуын Казан югары хәрби училищесында дәвам итте һәм аны да уңышлы тәмамлады”. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз, диләр, шул дөрес икән! Әтиемнең көчле рухлы, киң фикер йөртүче, алдынгы карашлы кеше икәнлеген күптән беләм. Аңа охшарга тырышып, мин дә күп нәрсәләр белән кызыксынам, белмәгәнемне һәрчак өйрәнергә һәм киләчәктә кулланырга омтылам. Әтием йорт хуҗалыгында куллану өчен мебель дә эшли. Аның янында энем Ильяс белән ярдәмләшеп йөрибез. Ильяс әтием кебек тыныч холыклы, тышкы кыяфәте белән дә аңа охшаган. Ә мин тагын әти машина ремонтлаганда аның янында булышырга яратам. Әтием, тәҗрибәле водитель буларак, мине дә машина йөртергә өйрәтте. Ул безгә ир-егетләр тәрбиясе бирергә дә омтыла. Һәр вакыт аңлатып, исемә төшереп кенә тора: “Чын ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм ул үстерергә тиеш! Шушы әйтем безгә ата-бабалардан калган, шуны онытма, улым!” Мин бу сүзләрнең мәгънәсенә әкренләп кенә төшендем. Минем әтием – чын Ир-ат! Чөнки кадерле әнием белән ике ул үстерәләр. Бүгенге көндә бар көчләрен салып, матур йорт төзиләр. Ә аларның утырткан агачларының исәбе юктыр... Әтиемнең мәктәптә укыган чыганда ук язлы-көзле агач утыртып, табигатебезне баетулары турында сөйләгәне бар. Ә мин аның балачак хатирәләрен йотлыгып тыңларга яратам. Шулай булмый ни, бүгенге көн белән чагыштырам да “Болар үзе бер тарих бит!” – дип сокланып куям. Мин әтием белән чиксез горурланам. Ул салкын Себер якларында нефть сәнәгате өлкәсендә озак еллар мастер-механик булып тырышып эшли, иркен илебез киңлекләрен айкый. Ә аңа тиклем илебез, халкыбыз тынычлыгын саклаучы һәм яклаучы, таләпчән полиция капитаны буларак зур хезмәт салган. Менә күпме һөнәр иясе минем әтием! Мин аның бүгенге һөнәре белән күбрәк кызыксынам. Киләчәктә әтием юлыннан атлармын, дип уйлыйм, нефть сәнәгате өлкәсендә белем алырга телим. Әнием миңа: “Әтиеңнең улы”, — дип әйтергә ярата. Бу миңа бик тә ошый! Кайсы малай гына әтисенә охшарга теләми икән! Чынлап та, әтиемнең күп яхшы сыйфатларын үзләштергәнмен. Аның кебек үк, бәләкәйдән балык тотарга яратам. Буш вакытларда гаиләбез белән балык тотарга йөрибез, гүзәл табигатебез кочагында иркенләп ял итәбез. Бу безнең иң яраткан уртак шөгылебез. Ә кышкы көннәрдә чаңгыда шуып саулыгыбызны ныгытабыз.Әти – гаилә тоткасы, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Әйе,гаиләдә, безне тәрбияләүдә әтинең роле зур. Мин дә киләчәктә гаиләмә терәк һәм үрнәкле әти булырмын!

Автор:Ирек Дәүләтов, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.
Читайте нас: