ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 февраль 2022, 13:33

«Мин командама ышандым…»

Редакциядән: “Хоккей – чын ир-егетләр уены”, – дип юкка гына әйтмиләр. Без районыбыз данын лаеклы яклаучы “Ястребы” командасы хоккейчыларын һәм аларның тренерлары Азат Илшат улы Мәҗитовны янә бер шушы ил күләмендәге җиңүләре һәм ир-егетләр бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз һәм аларга артабан да бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

«Мин командама ышандым…»
«Мин командама ышандым…»

1-7 февраль көннәрендә Салават шәһәренең боз сараенда Бөтенрусия «Алтын шайба» клубы призына финал ярышлары үтте. Турнирда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 16 команда арасында беренчелек өчен киеренке көрәш барды. Чакмагышның яшь хоккейчылары – «Ястребы» командасы, зур җиңү яулап, алтын биеклеккә күтәрелде. Районыбызга дан өстәп, Русия күләмендә чакматаштай көчле, җитез итеп күрсәтте алар үзләрен. Беренче урын өчен бардык һәм беренчелекне алдык», —болай дип тренер Азат Мәҗитов кына әйтә ала.Район үзәгендә өсте ябулы боз шугалагы 2016 елның декабрь аенда үз ишекләрен ачты. Ә Яңа ел башыннан спортка тартылган, хоккей «җене» кагылган балалар команда булып тупланды. Аңа «Ястребы» дип исем бирделәр. Азат Мәҗитов беренче көннәрдән үк үзен тәҗрибәле, ныклы ихтыярлы, куйган максатына ирешергә омтылучан тренер итеп күрсәтте. Биш ел дәвамында аның кул астында шөгыльләнүче яшь хок- кейчыларның район, республика, Русия күләмендәге ярышларда яулаган уңышлары моңа ачык дәлил булып тора. Яшь хоккейчылар арасында иң-иңнәр булып танылган һөҗүмчеләр дә, капкачы да, сакчылар да бар. Финал ярышларын яшь хоккейчыларның якыннарына, дусларына, сыйныфташларына, гомумән, бөтен җанатарларга даими күзәтеп, телефон, телевидение аша карап бару мөмкинлеге тудырылды. Ә инде “Ястребы” белән “Девон” командалары арасында беренчелек өчен барган алышны соңгы минутларына кадәр дулкынланып, янып-көеп карауларын, хәлиткеч голдан соң ничек сөенүләрен күз алдына китерүе кыен тугел. Салават шәһәренең боз сараендагы зур жиңүләре белән никадәр куанычлы мизгелләр бүләк итте 12-13 яшьлек хоккей- чыларыбыз! Чакмагыш спортчылары Русия чемпионнары исеменә лаек булды. Горурланырлык та. Алар районыбыз гына тугел, республика тарихында беренче тапкыр Бөтенрусия “Алтын шайба” финал ярышларында беренче урынны алды. “Ястребы” командасының җиңүенә үз өлешен керткән Эмиль Гәрәев «Иң яхшы һөҗүмче» булып танылды. Аралашучан, бик акыллы, ипле, ярдәмчел малай. Чакмагыш гимназиясендә алтынчы сыйныфта белем ала. Уку алдынгысы. Математика, информатика, физкультура – аның иң яраткан дәресләре. Район, республика күләмендәге олимпиадаларда, спорт ярышларында катнашып, приз- лы урыннар алган. Робототехника, фәнни-тикшеренү буенча да уңышлы дип табылган эшләре бар. Почет гра- моталары, Дипломнар белән тулы портфолиосына яңалары өстәлеп кенә тора. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, – дип нәкъ менә Эмиль кебекләр хакында әйтәләр дә. Ә хоккей “җене” аңа кайчан кагылган икән? Эмиль белән шул хакта сөйләшәбез.–Беренче Чакмагыш урта мәктәбендәге боз шугалагына мине әтием алып барды. Ул вакытта миңа биш яшь иде. Бик ошады. Аннан “Арена”га йөри башладым. Монда үземә бик күп дуслар таптым. Бергәләп аралашабыз, ярыш-уеннарга зур теләк белән әзерләнәбез. Бик күңелле, рәхәт, күнекмәләргә бер көнне дә калдырмыйча йөрибез. –Эмиль, сезгә бит инде команда белән чит төбәкләрдә үткәрелгән спорт ярышларында катнашырга туры килә. Әти-әниләрдән башка, диюем...–Тренерыбыз Азат Илшат улы безнең һәрберебезгә игътибарлы, аның сүзе – безнең өчен закон. Ул безне җаваплы булырга, үзаллылыкка өйрәтә. Бер-беребез турында кайгыртып, ярдәм итеп торабыз. Без – команда. Шуңа күрә кайда гына китсәк тә, әти-әниләр изге теләкләр белән озатып калалар, сөенеп каршы алалар. Ярышларда көчле командалар белән уйнарга туры килде. Жиңдек тә, җиңелгән чаклар да булды инде. Уеннардан сон тренер белән бергәләп фикер алышабыз, “пешеп” җитмәгән моментларны, хаталарны барлыйбыз, тикшерәбез, җиңү өчен күнекмәләр өстендә күбрәк эшләргә кирәклеген аңлыйбыз.Эмильнең әтисе Руслан Ләбиб улы “Изгелек территориясе” үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. Әнисе Лилия Хәмит кызы – Чакмагыш беренче урта мәктәбендә математика укыту- чысы. Кызлары Юлия икенче сыйныфта укый, Балалар сәнгать мәктәбенең хореография түгәрәгендә бию серләренә өйрәнә. Эмильнең спортны үз итүенә, чын хоккейчы булуына бу гаиләдә барысы да ихлас сөенә. –Мин үзем йөгерергә яраттым. Мәктәптә укыган елларда хоккейчы булырга дигән хыялым да бар иде. Тик кыюсызлыгым аркасында ярышларда катнашырга базнат итмәдем. Улымны киләчәктә чын спортчы итеп күрәм, аның хыялы тормышка ашмый калмас дип уйлыйм. –Без – ата-аналар, Азат Илшат улына бик рәхмәтлебез. Ул үз эшен, балаларны ярата, аларны тәртипкә, бердәмлеккә өйрәтә. “Уен-ярышлар вакытында нинди исәп белән җиңсәгез дә, шатлануыгызны күрсәтмәгез, каршы якны хөрмәт итегез...” — бу сүзләрне тренер еш кабатлый. Балалар аны тыңлый, кисәтүләрен күз карашыннан аңлыйлар.Әңгәмәбез барышында Гәрәевлар белән Салават шәһәренең боз сараенда беренчелек өчен барган уен турында кат-кат сөйләшәбез. Эмиль безне тыныч кына тыңлап, үз фикер- ләрен әйтеп куя. Шуңа сокландым, бу балада “мин-минлек”нең әсәре дә юк. “Безнең команда”, – дип сөйли. –Финалда без Татарстан Республикасының Баулы шәһәреннән “Девон” командасы белән очраштык. Өч чордан соң исәп 4:4 иде. Овертаймда һәр командадан өчәр хоккейчы уйнады. Аннан – буллит. Мин дүртенче булып чыктым. –Эмиль, шушы минутларда син нәрсәләр турында уйладың? –Бөтен уем ничек тә капкачыны алдатып, гол кертү иде. Буллитта каршы яклар бер гол да кертә алмады. 5:4 исәбе белән җиңү яуладык. “Молодцы!!!” — уеннан соң Азат абыебызнын, шушы сүзе безгә зур мактау булды. “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы директоры Рөстәм Шәехов та бер атна дәвамында балалар белән бергә булды. Уеннардан соң ял итеп, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрделәр. Әти-әниләре белән даими аралашып тордылар. Яшь хоккейчыларның әти-әниләре, нәнәй-картәтәйләре команда өчен җан атып, балалары, оныклары өчен борчылып тора. Эмильнең нәнәсе Гөлфидә белән картәтисе Ләбибкә“Иң чын җанатарлар” исемен бирергә була. Чөнки алар үзебезнең “Арена”да, күрше районнарда үткәрелгән хоккей ярышларының берсенә дә бармыйча калганнары юк. Икесе ике бүлмәдә караганнар соңгы уенны. Эмиль гол керткәч, картәтисе шатлыгыннан биеп җибәргән. Көлеп, сөенеп искә алырдай хәлләр хоккейчы үскән гаиләдә булмый калмыйдыр инде ул. Хоккей – иң тәвәккәл, иң оста, иң җитез һәм иң кыюлар уеныдыр, мөгаен. Аңа өйрәнү дә җиңелдән түгелдер. Күпме нечкәлекләре, алымнары барлыгын, даими күнекмәләр кирәклеген яшь хоккейчылар яхшы белә. Уен кагыйдәләрен, тәртипләрен, тимераяк киеп боз өстендә шома итеп шуарга, кәшәкәне оста итеп куллана белергә кирәк, һөҗүмче, капкачы, сакчы – һәркайсы үз бурычын төгәл үтәргә тиеш. Шунда гына команда турында бөтенесе бер кеше, берсе — бөтенесе өчен дип әйтергә буладыр. “Ястреб”лар буяклап бик бәхетле. “Арена” боз шугалагында һәр көнне аларны каршы алучы, хоккей уены серләренә өйрәтүче тренер Азат Мәҗитов бар. Яшь хоккейчылар сафы тагын да тулылансын, ә Русия чемпионнарының – “Ястребы” командасының яуланасы үрләре алда да күп булсын! Чакмагыш җанатарлары менә шундый теләкләрдә кала.

Автор:Мөнирә Әнвәрова. Чакмагыш авылы.
Читайте нас: