ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 март 2022, 11:47

Көндәлек сынамышлар

1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.

Көндәлек сынамышлар
Көндәлек сынамышлар

1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.

2 март болытлар тиз йөзсә, атна-ун көн матур, аяз һава торышы көтегез.

3 март солы чыпчыгы килсә, тиздән җылы, коры, язгы көннәр җитәр.

4 мартта буран булып, көртләр хасил булса, яшелчә уңар.

5 мартта каргалар оя-оя очып, ук булып аска атылсалар – кар көтегез.

6 мартта коры һава – көннәр җылытуга.

7 мартта күк йөзе аяз булып та, кояш бик чыгарга теләмәсә, һава торышы бозылыр.

8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез.

9 мартта кар яуса, апрель дә шундый ук булыр.

10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара крагалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр.

11 март көнне җил көньяктан яки көньяк-көнбатыштан иссә – җылыта.

12 мартта җылы яктан искән җил һәм тамчы таму – җылы җәйгә ишарә.

13 март көнне яңгыр яуса, җәй юеш килер. Түбәләрдә кар эри башласа, тиздән буран булыр.

14 март нинди – җәй шундый.

15 март көнне буран яки җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмәгез.

16 март көнне чыпчыклар түбә калайларына утырып, канатларын чистартса – җылы көннәр җитә.

17 март кара каргалар элеккеге ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китеп бетәр.

18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса – көннәр суыта.

19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә.

20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә – җил көчәя.

21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз.

22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.

24 март ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.

25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә – көннәр җылыта.

26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә – алдагы атна җылы булыр.

27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык.

28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.

29 март нинди – апрель шундый.

30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.

31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: