ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 март 2022, 15:10

Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны да көннән-көн арта бара.

Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим
Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим

 Аварияләрнең күпчелеге водительләр ягыннан да, җәяүлеләр ягыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә торып яки очраклы рәвештә бозу аркасында килеп чыга. Бу – юл фаҗигаләренең төп сәбәбе. Сүз йөрү тизлеге режимын, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, каршы як полосага чыгу яки светофорның хәрәкәтне тыйган сигналына чыгу, дистанцияне үтәмәү, тимер юл кичүе кагыйдәләрен бозу, хәвефсезлек каешын эләктермәү кебек төрле хокук бозулар турында бара .

Чакмагыш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга уяу һәм игътибарлы булырга, тизлек режимын үтәргә, машинада барганда ашыкмаска һәм игътибарны читкә юнәлтмәскә, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Дәүләт автоинспекторлары һава торышы бозылганда юлга чыкмаска, бозлавыкта машиналар йөри торган юлларда сак һәм игътибарлы булырга киңәш итә. Безнең урамда һәм юлда үз-үзебезне ничек тотуыбызга үзебезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере бәйле икәнен онытмыйк!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: