ИГЕНЧЕ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 март 2022, 15:15

Спорт бәйрәме үтте

Кышның ахыргы көннәрендә Тайняш урта мәктәбендә чын мәгънәсендә спорт бәйрәме үтте

Спорт бәйрәме үтте
Спорт бәйрәме үтте

Кышның ахыргы көннәрендә Тайняш урта мәктәбендә чын мәгънәсендә спорт бәйрәме үтте. Мәктәп укучылары чаңгы ярышларында, тимераякта шуу һәм хоккей кебек популяр спорт төрләрендә осталыкта, җитезлектә көч сынашты. Бу чарага спорт ветераннары һәм Олимпия уеннарында катнашкан яшь спортчыларга багышланган стенд эшләнде.
Чаңгы – күп кеше яраткан кышкы спорт төре. Аны Тайняш урта мәктәбе укучылары да үз итә. Олимпия уеннарының өч тапкыр чемпионы А.Большунов хөрмәтенә оештырылган чаңгы ярышларында берничә сыйныф укучылары катнашып, сәламәтлеген ныгытты. Һава шартлары бу көнне бик тә уңай килеп, көн дә бик матур булды. Классик йөрешле чаңгы бәйгесе өч яшь категориясе буенча оештырылды. Нигездә аларда 5,8 сыйныф укучылары ярышты. 5нче сыйныфтан Динислам Рәфыйков, Эльвина Гайсина, 9нчы сыйныфтан Әлфия Газетдинова, 8нче класстан Чулпан Заһидуллина, 8нче сыйныфтан Ризван Зарипов үзләрен иң оста чаңгычылар итеп таныттылар.
Кызлар тимераякта шууны аеруча ярата. Бу ярышларда 9нчы сыйныфтан Юлия Камалова, 5нче сыйныфтан Азалия Бәдертдинова һәм 11 сыйныфтан Алсу Бәдертдиновага тиңләшүче булмады.
Бу көнне барысы да түземсезлек белән көтеп алган чара – күркәм традиция буенча ел саен үткәрелә торган хоккей уены булгандыр, мөгаен. Яшь хоккейчылар бозга “В хоккей играют настоящие мужчины” җыры яңгыраганда чыкты. Чараны алып баручы командалар уенчылары белән таныштырды һәм ярышларның төп хөкемдары Рәфис Рәшит улы Бәдертдинов булуы турында игълан итте. Яшь спортчылар алдында Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова һәм Тайняш урта мәктәбе директоры Ильзида Назыйм кызы Башмакова чыгыш ясап, аларга җиңүгә омтылыш һәм спортта зур уңышларга ирешүләрен теләде. Уенның тәүге минутларыннан ук “Ягуар” һәм “Сокол” командалары арасында беренчелек өчен кызу алыш башланды. Тамашачы-көярмәннәр яшь хоккейчыларны дәртләндереп тордылар. Киеренке ярышта “Сокол” командасы хоккейчылары 3:2 исәбе белән җиңү яулады.
Ярышлар тәмамлангач җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Команда тренеры “Сокол” командасы уенчыларын Кубок һәм алтын медальләр, “Ягуар” командасына Кубок һәм көмеш медальләр белән бүләкләде. Чарада катнашучы яшь спортчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Зур спорт чарасын оештырып үткәрүдә “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсе матди ярдәм күрсәтте.

Автор:Луиза Абдрахманова, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас: