Чора Каразирек мәдәният йортында тантана белән башланып китте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлыры Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, Бөтендөнья башкортлары корытае (конгрессы) башкарма комитеты әгъзасы, Башкортостанның халык артисты Миңдегафур Миңнеәхмәт улы Зәйнетдинов, Тозлыкуш һәм Тайморза авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов белән Урал Фәвил улы Әһәдуллин, “Победа” һәм “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозлары идарәләре рәисләре Рәсүл Гата улы Фәйрузов белән Фәнис Радик улы Маннанов, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Хөрмәтле гүзәл затларга иң ихлас котлау сүзләрен, җиткереп, кунаклар шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләүче Рәзилә Рәшит кызы һәм Мәних Шәрип улы Нәбиевларны хөрмәтләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, Артабан биредәге кул эшләреннән күргәзмәләрне карадылар, аэробика түгәрәгендә шөгыльләнүче төрле яшьтәге хатын-кызлар чыгышы да матур тәэсоратлар калдырды.
Боз мәйданчыгында ярыш та чәмле барды. Анда Каразирек хатын-кызлары җиңел чыкты, икенче урынны тайморзалылар биләде, тозлыкушлылар өченче булды. Бәйрәм соңыннан тәмле пылау, бәлеш һәм сый-хөрмәт белән тулы өстәл артында дәвам итте.