+18 °С
Болытлы
Язгы басу эшләренә керешер алдыннан һәр елдангыча хуҗалыкларда ел дәвамында файдаланылучы барлык техника төрле торышын барлау үткәрелә. Быел да ул файдаланучы техника – тракторлар, автомашиналар, үзйөрешле агрегатларның барлык таләпләргә ярашлы әзерлеге шартларында үтә.
Чиратта шундый чара “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалының үзәк остаханәсе ихатасында үтте. Бирегә куелган “Дҗон Дир”, “К – 744”, “МТЗ” маркалы тракторларның, гербицидлар сиптерү, химик утау үткәрүгә тәгаенләнгән “Туман” агрегатларының техник әзерлеге яхшы дип табылды, башлыча һәммәсе дә быелгы сезонда да сынатмаска әзер.