ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Төрлесеннән
24 март 2022, 07:10

Республика күләмендә беренче!

Күптән түгел Башкортстан дәүләт университетында 2-11 сыйныфлар укучылары катнашкан Бөек Ватан сугышы тарихы буенча “Мин хәтерлим.

Республика күләмендә беренче!Республика күләмендә беренче!
Республика күләмендә беренче!

Күптән түгел Башкортстан дәүләт университетында 2-11 сыйныфлар укучылары катнашкан Бөек Ватан сугышы тарихы буенча “Мин хәтерлим. Мин горурланам” (“Я помню. Я горжусь”) Гомумрусия олимпиадасының республика күләмендәге йомгаклау этабы үтте.
Бу олимпиада Башкортстанның “Виктори” мәгариф буенча җәмәгать оешмасы һәм “Русиянең Үлемсез полкы” хәрәкәтенең төбәк штабы тәкъдиме белән республикада 2013 елдан башлап оештырыла. Быел бу хәтер чарасында тоташ республикадан 120 меңнән артык укучы катнашкан. Аларның 693е муниципаль этапта җиңеп, үз мәктәпләре һәм районнары данын республика күләмендә яклады.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары әлеге олимпиаданың мәктәп һәм муниципаль турларында ел да актив катнаша. Быел мәктәпнең район күләмендә иң яхшыларның берсе булып танылып, төбәк этабына үз иҗади эшен тәкъдим иткән 9б сыйныфы укучысы РИЯЗ ВӘЛИЕВ республика күләмендә дә җиңеп, беренче урынны яулады. Без ихлас күңелдән аны һәм җитәкчесе, мәктәпнең тарих укытучысы Илира Шәехҗан кызын шушы мәртәбәле җиңүләре белән котлыйбыз һәм артабан да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры урынбасары. 
Читайте нас