ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 март 2022, 16:22

“Миләшкәй” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләде

Чакмагыш 1 нче санлы “Миләшкәй” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте. Бу бәйрәм яз килүгә багышланган һәм “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәкъ шушы вакытта табигать кышкы йокыдан уяна, кешеләр язны каршылый.

“Миләшкәй” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләде
“Миләшкәй” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләде

 

План нигезендә үткәрелгән бу тәрбияви чараларны тәрбиячеләр үз алдына максатлар куеп оештыра. Алар арасында балаларда дуслык, үз-ара ярдәм күрсәтү, туган җиребездә яшәүче халыкларның үткән тарихына, йолаларына ихтирам хисләре тәрбияләүгә, аларны онытмауга ныклы игътибар бирергә, яхшы яктан гына тәрбия алуларына зур көч салына.

Бәйрәмгә чакырып, тышта күңелле музыка уйнап җибәрде. Нәниләр барсы да бәйрәмчә киенеп, тәрбияче апалары белән бер урынга җыйналды. Аларны монда кызыклы уеннар, ярышлар, җыр-моң көтә иде. Ә иң күңеллесе – ул, мөгаен, төрле костюмнар кигән персонажларның чыгышы булгандыр. Монда язны хәбәр итүче Карга да, йокысыннан көч-хәл белән уянучы Аю абзыкай да, суыктан өшүче Шүрәле дә, бездән китәсе килмәгән Кыш бабай да, язны бүләк итүче Нәүрүзбикә дә бар иде. Суык бабай бик тискәрләшеп караса да, балаларның дус-тату булуларына, бердәм уеннарына, күңелле биюләренә каршы килә алмады, ә аларга имин, тыныч еллар теләп, саубуллашырга ашыкты. Ә Нәүрүзбикә безгә кояшлы көннәр, җылы җәйләр, мул уңышлар алып килергә теләген белдерде. Ул балаларга күңелле, милли уеннар, җырлар алып килгән иде.

Әлеге бәйрәм көнендә кояш та нурларын иркен, мул сипте, тамчылар да үз җырларын көйләде. Саф һавада үткәрелгән бу күңелле чара барчасына  да күтәренке кәеф өстәде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: