ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 март 2022, 10:55

Иҗади конкурста җиңү яулап

Билгеле булуынча, республиканың абруйлы басмаларының берсе – “Тулпар” журналы хезмәткәрләре даими рәвештә социаль челтәрләрдә иҗади конкурслар оештырып тора.

Иҗади конкурста җиңү яулап
Иҗади конкурста җиңү яулап

 Бу бәйгеләрдә безнең райондашларыбыз аеруча актив катнаша. Күптән түгел йомгак ясалган шундый конкурсларның чираттагысында – һәр сүзе “Г” хәрефенннән башланган хикәяләр бәйгесендә райондашыбыз – безнең гәзитебезнең дә якын дусты, Митрә-Әюп авылында яшәп иҗат итүче үткен каләм остасы һәм авыл, район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларның актив катнашучысы, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Ризида Әлтаф кызы Каюмова җиңү яулады. Ул язган хикәя иң күп санлы хупларга лаек булып, 211 тавыш җыйды һәм конкурсның иганәчесе – Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләренә лаек булды. Алар – флешка һәм яңа әсәрләр иҗат итәр өчен милли бизәкле кыйммәтле ручкалар. Флешка эченә исеме дә “Г” хәрефенә башланган бөек әдибебез Габдулла Тукайның шигырьләре, җырлары һәм башка төрле видеоязмалар тупланган.
Без якташыбызны шушы мәртәбәле казанышы белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да бары тик уңышлар гына юлдаш булуын, шигъри һәм чәчмә юлларны бердәй зур осталык белән язган йөгерек каләменең һәрвакыт үткен булуын, аның иҗат җимешләре әдәбият сөюче якташлар күңелендә лаеклы урын ала баруын телибез. Һәм әлбәттә инде, газитебез битләрендә укучыларыбыз күңеленә хуш килгән язмаларын көтеп калабыз.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: “Тулпар” журналының “Бәйләнештә” челтәрендәге сайты.

Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас: