ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 апрель 2022, 11:30

Шундый хәлләр менә...

Күңел дәфтәреннән

Шундый хәлләр менә...
Шундый хәлләр менә...

Бүген дә очратты аны Зилә. Базарның бер почмагында. Алдан сөйләшеп куйсаң да, болай туры килмәс. Ничәнче мәртәбә инде шушы җиләк-җимеш сатыла торган урында килә дә чыга каршысына. Каенсеңлесе ул. “Каенсеңел – каен шырпысы”, – дигәнне ишеткәне бар Зиләнең. Теле белән ясаган җәрәхәтләр дә әз булмады, яралары бүген дә йөрәген сызлатып, әрнетеп тора. ... Җәйге матур бер кичтә тормыш иптәшенең туган көненә җыелдылар. Ике яклап та туганнар, дусишләре чакырылган иде. Котлау-теләкләр әйтелде, гармунга кушылып җырлар җырланды. Гөр килеп торды бәйрәм табыны. Икенче аш итеп җыйнак кына тәлинкәгә салынган фрикадельки бирелде. Кайнар кебек булгач, Зилә аны кашыгы белән урталай бүлеп куярга уйлады. Һәм... Уртага бүленгән фарш эчендә ике таракан гәүдәсе ята иде... Беразга тын калып, нәрсә уйларга да белми утырды ул. Сүз дәшәргә көче җитмәде. Әкрен генә фрикаделькиның икенчесен дә бүлде. Анда да шул ук бөҗәк. Аш-су өләшкәч, кемдер аны читтән генә күзәтеп торган кебек тоелган иде шул. Алдына куелган ризыкка кагылганда кем икәнен күрде инде күрүен. Аның кашыкка үрелгәнен, кара тараканны ашаганын ничек көтеп алды икән ул явыз бәндәкәй?! Тәнәфескә чыккач, әнисе янына барып, хәлне аңлатып карады. “Берүк тавыш чыгара күрмә инде, балам”, – диде газиз кешесе. Тыңлады Зилә. Елан булып уралган уйларын йөрәгенең иң түренә күчерергә көче-сабырлыгы җитте. Каенсеңлесенең кемлеген күптән аүлаган иде бит инде ул. Шул хәлне исенә төшереп, танышларына да сөйләгәне бар Зиләнең. Барысы да бер фикердә: “Сихер салырга уйлаган”, – диләр. Булыр да. Күңеле бозык, яманлык, көнчеллек белән тулы кеше ниләр ге- нә эшләмәс?! Ә бит кылган явызлыклары барысы да үзенә әйләнеп кайта. “Бумеранг” дигән әйбер бар бит инде ул. Хәзер инде каенсеңлесе белән булган хәлләрне бик сирәк исенә төшерә Зилә. Әллә нигә бер базарда очратканда гына йөрәге кубып ала. “Нинди аламалык эшләдем икән, нинди гөнаһым өчен шулай кыланды икән?” Бу сорауларга җавап эзләми инде, Аллаһ Тәгалә барысын да үз урынына куя бит. Яшенә карап тормый, җир куенына да сала, ятимлек ачысын да татырга мәҗбүр итә. Кешегә казыган коега үзең төшкәнне сизми дә калуың бар. Күз яшьләре дә артык ерак җибәрми торгандыр. ...Тормыш дәвам итә. Шатланып эшенә йөри Зилә, өй, ихатасы караулы, үзе кадерле, дигәндәй. Беркемгә дә сер бирәсе килми. Кемгәдер үч итеп тә яшисе килә аның. Редакциядән: Һәркайсыбызның күңел түрендә нинди дә булса хис-тойгыларга бәйле булган, якты яки җаныгызны борчыган вакыйгалар еллар дәвамында сакланадыр. Кешеләргә җиткерер фикер-теләкләрегез бардыр, мөгаен. Алар белән уртаклашырга теләгән гәзит укучыларыбыздан хатлар көтеп калабыз.

Автор:
Читайте нас: