Ачылу тантанасына Октябрьский шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Светлана Басыйрова, Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгының массакүләм-физкультура эшләре, спорт туризмы һәм адаптив спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Гладких республиканың хәрби-спорт фонды идарәсе рәисе Виктор Макин, Октябрьский шәһәр округы хакимиятенең спорт һәм физик культура буенча комитеты Илдар Рамазанов һәм Башкортстан Республикасының хәрби-спорт фонды директоры Виктор Едренкин катнашты. Фестивальдә чыгыш ясаучылар, яңадан тергезелгән ГТО комплексының сигезъеллыгы билгеләп үтелүенә игътибар итте. Чөнки 2014 елның 24 мартында Русия Федерациясе Президенты “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын тергезү турындагы Указага кул куйды.
Ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең район да призлы урыннар яулады. ГТО комплексы ярдәмендә “спорт”, “сәламәт яшәү рәвеше”, “физкультура” кебек гадәттәге сүзләр югары кыйммәткә ия, хәзерге русиялеләрнең яшәү “тренд”ына әйләнәләр, бу исә киләчәк буын вәкилләренең сәламәт үсешен гарантияли.