ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 Май 2022, 11:45

Җырда калсын безнең гомерләр

Илфак абыйның җырлары... Аларны тыңлаганда әйтерсең дә шифалы яңгырдан соң күкләр, күңелләр чистарып кала. Беркемне дә кабатламый торган яңгыравык, бәгырьләргә бәреп керә торган, чыңлап торган тавыш...

Җырда калсын безнең гомерләр
Җырда калсын безнең гомерләр

Луиза Ишморатова, район мәдәният йортының халык иҗаты буенча әйдәүче методисты.

Дөньяны тагын да нурлырак, тагын да ямьлерәк итүче, йөрәкне җилкендерүче, күңелне тирбәтүче, үзенә чорнап ерак-еракларга алып китүче, кешеләрнең күңеленә яктылык өстәү өчен туган моң иде шул Илфак абыйда. Шуңа күрә дә кыска гына гомере эчендә тиңсез җыр хәзинәсе тудырырга өлгергән якташыбыз җырлары бүген дә үзләренең көч кодрәтен җуймый, үзе дә шул җырларда безгә моңлы, сүнмәс өмет биреп яшәп килә.

Аллага шөкер, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илфак Смаковның иҗатына тугры калган, аның репертуарындагы әсәрләрне яратып башкарган һәвәскәр җырчыларыбыз бихисап. 27 май көнне алар район мәдәният йортында уздырылган Хәтер кичәсенә һәм вокалистларның ачык район бәйгесенең йомгаклау концертына җыелышты.

Хәер, бүген Илфак абыйныкы кебек бәллүр кебек чыңлап торган тавыш юк. Аның кебек олуг җырчыларны кабатлап булмый, күрәсең. Әмма матур тавышлы җырчыларга кытлык булганы юк, Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш, Чишмә районнарыннан килгән вокалчы моның ачык дәлиле булып тора.

Күркәм тамаша бәйгедә җиңү яулаучыларны бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Бу миссия муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шакирова Светлана Фларис кызына тапшырылды.

“Халык җырларын яхшы башкарган өчен” номинациясендә җиңүчеләр дип Кушнаренкодан Зәмбилә Хөсәенова, Ләйсән Нуриәхмәтова, Имәнлекулдан Сәйдә Әхмәдуллина табылды. Чишмә районыннан Зәлия Нигъмәтҗанова, Югары Аташтан Наилә Шаһиева һәм Рәфит Сәйфуллин “И.Смаков репертуарындагы җырны яхшы башкарган өчен” номинациясендә иң-иңнәре булды.

Дүртөйледән Нәзилә Нуриәхмәтова – өченче, Тозлыкуштан Марсель Мохтаров – икенче, Чишмә районыннан Ризида Әхмәтшина беренче дәрәҗәле Дипломнар белән бүләкләнде.

Дүртөйледән Лилия Сәрвәрова – өченче, Кушнаренкодан Илшат Арсланов – икенче урынны яулады. Бәйгенең төп җиңүчесе итеп Кушнаренко районыннан Резеда Сабитова билгеләнде.

Бүләкләү тантанасыннан соң җыр-моң бәйрәме башланды. Һәр җырчының күркәм чыгышы тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде.

Сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкыган якташыбыз Илфак Смаковны сагынып, рухын кадерләп, хөрмәтләп искә алырга җыелган һәр кешегә, һәр бәйгечегә, конкурсны оештыруга көч салган мәдәният хезмәткәрләренә һәм район хакимиятенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: