ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 июнь 2022, 11:05

Нәтиҗәләр сөенечле булыр дип өметләнәбез

Бердәм дәүләт имтиханнары – һәр чыгарылыш сыйныф укучысы өчен үтә дә җаваплы сынау. Ул укучыларга гына түгел, ата-аналарга һәм әлбәттә инде, укытучыларга да җаваплылык өсти. Шуңа да безнең Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучылары һәр елны чыгарылыш сыйныф укучыларын бу имтиханнарга ныклап әзерләргә омтыла. Әлбәттә, быелгы ел да шушы кануннан искәрмә булмады.

Нәтиҗәләр сөенечле булыр дип өметләнәбез
Нәтиҗәләр сөенечле булыр дип өметләнәбез


Агымдагы елда унберенче сыйныфны тәмамлаучы егетләр һәм кызларыбыз рус теле, профильле математика, әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр һәм информатика фәннәре буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Бу сынауларны уңышлы үтү өчен әзерлек уку елы башлангач ук алып барылды. Укучылар үзләре имтихан тапшырасы фәннәрне билгеләгәннән соң әзерлек консультацияләре исемлек-расписаниесе төзелде. Аңа ярышлы, укытучылар һәр предмет буенча укучылар белән аерым рәвештә шөгыльләнделәр. Шуңа да аларның уртак тырышлыгы нәтиҗәле булыр һәм егетләребез-кызларыбыз дәүләт сынауларында югары баллар җыюга ирешеп, үзләре теләгән уку йортларында белем алуларын дәвам итәрләр дип ныклы ышанабыз.

Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры урынбасары.
Читайте нас: