ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 июнь 2022, 10:00

Игелекле, саваплы эш башкарылган

“Атайсал – кече Ватан” проекты чикләрендә районыбызда бик күп кирәкле, файдалы, зур эшләр башкарылды. Игенче авылы егетләре дә бу саваплы эштән читтә калмады.

Игелекле, саваплы эш башкарылган
Игелекле, саваплы эш башкарылган

 Электән “Тәгалимә коесы” дип исем йөрткән, еллар үткәч  “Кызыл кое” булып киткән чишмәне күпләр ярата. Кышын һәм җәен авыл халкы шушында килгән, барысын да шушы чишмә су белән тәэмин иткән. Чишмә берничек тә киртәләнмәгән булган, Әхъярулла Габдуллин белән Филәвис исемле абыйлар бер будка эшләп, аның өстенә агач сын ясап бизәп, чишмәне киртәләр куялар. Еллар үткән саен бу корылма картая, череп авыша башлый. Былтыр ел коры булгач, чишмә корыган. Авыл халкы моның өчен бик нык борчылган. 

            Нинди дә булса эшне башлап җибәрергә бер әйдәүче кирәк. Ата-бабаларыннан калган коега Рузилә Габдуллинаның яңа сулыш бирәсе килә.  Һәм абыйсы Рамил белән бу ниятне тормышка ашыру турында уйлый башлыйлар.

            “Юк, чишмәне бетерергә түгел, без аны кайтарырга тиешбез,” – дигән ният белән бер төркем ир-егетләр бу эшкә дәррәү тотынып, чишмәгә яңа сулыш өрәләр. Һәм ул яңадан үз юлына төшеп, чылтрап ага башлый.

            Читтә эшләп йөргән бертуганнарның фикерен авыл халкы да күтәреп ала. Рамил Габдуллин, Илгиз Шәрифуллин, Ринат Насыйбуллин, Айдар Шәйхетдинов, Урал Ханнанов, Айдар Хөснетдинов, Тимур Габдуллин бердәмлек белән ата-бабаларыннан калган “Кызыл кое” чишмәсенең будкасын алып торып, торбасын яңарталар. Алай гына да түгел, инде “картаеп” беткән чишмәгә төшә торган күперне дә яңарта әле алар.  Тимердән, гомерлек күпер корып куялар егетләр.

  • Чишмә – авылыбызның йөзек кашы, горурлыгы. Бәләкәйдән үк шушы чишмәгә килә идек. Карга боткалары шушында үтә иде, тау шуарга йөри идек. Хәзер чишмәнең игелеген авыл халкы гына түгел, райондашлар да күрә. Тирә-якка агачлар утырттык. Чишмәне пычратмый, аның тирә-ягын бозмый гына, игелеген күреп, суларын тәмләп кенә кулланырлык итеп тоталсак иде,” – ди шушы чишмәне яңарту идеясе авторы Рузилә.

Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов: “Атайсал” проекты буенча күп чишмәләр яңартылды. Үткән ел Совет урымындагы “Әниләр чишмәсе” төзекләндерелде, аны ачу зур чара булып үтте. Күп халык җыелды, якташ җырчыларыбыз Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар ерак араларны якынайтып кайтты, шатлыгыбызны уртаклаштылар.  Менә шундый эшләр бүген дә дәвам итә. Игенче авылының егете Рамил Габдуллин шушы “Кызыл кое” чишмәсен төзеекләндерүдә һәм аңа бара торган юлга, инеш аша үтәргә күпер эшләп куйды. Авыл Советы ягыннан бераз материал белән ярдәм күрсәтелде. Бөтен эшне үз өстенә алып егетләрне җәлеп итеп,халыкка су ташырга уңайлы булсын өчен күпер эшләп куйды. Киләчәктә дә чакмагышлылар һәм райондашлар арсыннан шундый булдыклы, район халкы өчен тырышкан егетләр һәм кызлар чыксын иде, дип мөрәҗәгать итәм. Чишмә төзекләндерүме, юллар яңартумы, балалар өчен уен мәйданчыклары корумы, клубларны яңартумы – шушы эшләрдә барысының да актив катнашуларын теләр идем,” – ди авыл биләмәсе җитәкчесе.

Автор:
Читайте нас: