+29 °С
Болытлы
Лагерьның тәрбия эшчәнлеге планы буенча беренче көнне балалар смена ачылуга әзерләнә башладылар. Тәрбиячеләр белән бергә укучылар отрядларның исемнәрен, девизларын уйлап таптылар, үзләренең отряд почмакларын әзерләделәр. Барысы да бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр. Лагерьның тәүге көне балаларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм күңелле ял сәгатьләре бүләк итте.
Мәгълүмат һәм фотосурәтләр чыганагы: район мәгариф бүлегенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.