+17 °С
Болытлы
Әлеге көнгә демонтаж эшләре башкарылган. Ремонт төбәк операторы күрсәтмәсе аша эшләнә. Барлык эш күләменә 2млн 400 мең сум акча бүленгән. Җылылык белән тәэмин итү системасы тулысынча алыштырыла һәм җылылык приборы (прибор учета тепла) урнаштырыла. Ремонт җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең контролендә башкарыла.
Бу эшләрне башкаручы субподрядчы Илнур Яушев бригадасындагы егетләр барлык 18 фатирның һәм 3 подъздның иске торбаларын сүтеп, алар урнына биметаллдан күп фатирлы йортларга яраштырылган җылыту приборларын куячаклар. Монтажлау эшләрен башларга элеге көндә яңа җиһазларның кайтып җитүе көтелә.