ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 июль 2022, 13:55

Уен тактасында көч сынаштылар

Шахмат уены – аның белән мавыгучылардан ныклы игътибар, анык логик фикерләү һәм алдагы перспективаны күрү сәләтен сорый торган уен.

Уен тактасында көч сынаштылар
Уен тактасында көч сынаштылар

 Ул бер үк вакытта спорт төре дә, 64 шакмактан торган каралы-аклы алыш яланында барган уен да. Бүгенге көндә күп санлы компьютер уеннары киң таралуга карамастан, шахматлар да элеккечә үк популярлыгын югалмаган. Барлык төбәкләрдә дә һөнәри шахматчылар һәм бу уенны үз итүчеләр арасында төрле дәрәҗәдәге ярышлар даими оештырылып тора. 20 июльдә – Бөтендөнья шахматлар көне билгеләнгәндә, Бөтендөнья шахмат федерациясе тарафыннан халыкара ярышлар үткәрелә. Дөнья илләренең башкаларында шахмат союзы әгъзалары катнашлыгында конференцияләр үтә, аларда киләсе елган планнар корыла һәм үткән чорга йомгак ясала. Илебез шәһәрләрендә профессионаллар һәм һәвәскәр уенчылар шахмат клубларында җыела, аларда турнирлар, лекцияләр һәм осталык сәгатьләре, башка төрле чралар оештырыла. Иң яхшы шахматчыларга бүләкләр һәм призлар тапшырыла. Күптән түгел шушы уңайдан Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашлыгында шахмат турниры үткәрелде. Ул бөтен кагыйдәләр үтәлгән хәлдә, тантаналы атмосферада үтте. Шахмат такталарындагы намуслы уенда 2-10 сыйныфларда белем алучы 25 бала һәм үсмер фикерләү сәләтендә, осталыкта көч сынашты. Көндәшләре белән ярышып, укучылар шахмат һәм шашкаларның күп кырлы һәм беренче карашка күренгәнчә, бик гади генә уеннар түгел икәнлеген исбатлады. Бу – логик фикерләү, үз-үзеңне кулда тота алу һәм көндәшеңнең алдагы адымнарын исәпләп чыгара белү бәйгесе дә. Балалар бик кызыксынып уйнадылар. Һәр уенчы, дулкынлануын җиңеп, бары тик җиңүгә омтылды. Уен барышында алар шахмат кырында көрәш алып барган көндәшләренә дустанә мөнәсәбәттә булып, уңышсызлыкларга бергә көенделәр. Җиңүчеләр үз шатлыкларын яшермәде. Уен нәтиҗәләре буенча йомгаклар ясалып, яшь категорияләре буенча иң яхшы шахматчылар ачыкланды. Икенче сыйныф укучылары арасында Аскар Әхкәмов белән Нурия Шәймөхәммәтова алтын медаль яуладылар. 3-4 класслар укучылары арасында иң көчле уенчылар булып Надир Галиев белән Регина Кунафина танылды. 5-10 сыйныфлар арасында Марсель Аетбаев белән Арина Юнысовага тиңләшүче булмады. Ярышларны спорт мәктәбе укытучысы Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова оештырды һәм бәйге барышына җитәкчелек итте.

Автор:Эльвира Галиева, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе методисты.
Читайте нас: