Киңәшченең төп бурычы – балаларга мөмкин кадәр күбрәк чаралар, кокурслар тәкъдим итү, аларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен, кызыксынуларын ачыклау һәм социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итү. Ул мәктәп хакимияте, сыйныф җитәкчеләре, төрле предмет укытучылары, мәктәп базасында эшләүче балалар берләшмәләре, укучылар активы һәм аларның ата-аналары белән хезмәттәшлек итә. Тәрбия буенча киңәшче вазыйфасына тәрбия эшләре буенча Русия Федерациясе мәгариф министрлыгының календарь планы, “Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” федераль проекты чикләрендә чаралар һәм акцияләр уздыру, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, шул исәптән Русия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән, “Яшь армия”, “Зур тәнәфес” конкурсларында катнашуны тәэмин итү керә. Киңәшче эшчәнлеге нигездә балалар белән эшләүгә, алар белән турыдан-туры аралашуга юнәлтелгән.
Директорның тәрбия буенча киңәшчесе вазыйфасын кертү мәктәптә тәрбия эшчәнлеге чикләрен киңәйтергә һәм укучыларның иҗтимагый активлыгын үстерергә этәргеч бирәчәк.