+16 °С
Болытлы
Балалар иҗат үзәге укучылары (Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 5А сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Р.А. Сәләхова) “Аек Русия. Аеклык дәресе” үзәгенең педагогы Д.А. Акчурина әзерләнгән видеоролик карадылар. Артабан балалар Балалар иҗаты үзәге каршында үтеп баручыларга эчкечелеккә каршы көрәш буенча мәгълүмат кәгазьләре тараттылар. Шулай ук укучылар бик теләп “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” девизы астында үткәрелгән флешмобта катнашты һәм зур активлык күрсәтте.
Әлеге чараны Балалар иҗат үзәге педагоглары Динара Альберт кызы Акчурина һәм Гөлшат Рамил кызы Арысланова әзерләде.