ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2022, 11:45

Бүләкләр дә уйнатыла

Көзнең тәүге көненнән 2023 елга республика, район һәм шәһәр вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе старт алды.

Бүләкләр дә уйнатыла
Бүләкләр дә уйнатыла

Районыбызда нәшер ителүче “Игенче” һәм аена бер тапкыр йортларга дүрт район хәбәрлә рен алып килүче “Сарманай” гәзитләренә почтага яки редакциягә килеп язылырга була, шулай ук электрон язылу квитанциясен тутырырга да мөмкин. “Игенче” гәзите алты ай дәва мында йортка килсен дисәгез, аңа 1032,48 сумга (сәламәтлеге торы шы буенча 1, 2 төркем инвалидлыкка ия булган гражданнар өчен 967,62 сум), бер елга – 1853,85 сумга (ташламаларга ия булганнар өчен – 1724,12 сум) язылырга була. Электрон рәвештә язылу 6 айга – 780 сумга, бер елга 1324 сумга төшә. Гәзитне редакциягә үзегез килеп алу шарты белән язылганда аның хакы алты айга – 570, бер елга 950 сум була. “Сарманай “ гәзитенә алты айга – 254, 58 сумга (ташламалы кате гориягә ия булганнарга – 242, 04 сум), бер елга 451, 18 сумга (ташлама буенча 426,15 сумга) квитанция тутыртып була. Электрон рәвештә һәм редакция килеп алу шарты белән язылганда ул ярты елга язылганда ул нибары 210 сумга төшә. Бер ел дәвамында аена бер тапкыр редакциядән килеп алганда 350 сум булачак. Ә инде электрон вариантта язылган да аның хакы бер елга 359 сум тәшкил итә. Һәр елдагыча, “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты республика һәм шәһәррайон гәзитжурналларына язылучылар өчен саллы гына бүләкләр дә әзерли. Алар район басмаларына язылучылар өчен гәзитләрнең редакцияләрен дә уйнатыла. Ә инде республиканың кимендә бер гәзит яки журналына һәм шуңа өстәп район басмасына язылучылар һәм квитанцияләре күчермәләрен “450079, РБ, г. Уфа, ул 50летия Октября, 13” адресы буенча салып җибәрүчеләр исә кыйммәтле отышында катнаша ала. Моның өчен 2023 елның тәүге алты аена ике төрле гәзитжур налга басма яки электрон вариант та язылуны дәлилләүче квитанция күчермәләрен (15 айга язылу ту рындагылары катнашмый) 2023 елның 15 гыйнварына кадәр алда күрсәтелгән адрес буенча конвертка салып җибәрү таләп ителә. Призлар гыйнвар ае ахырында БСТ ка налының “Сәлам” тапшыруында уйнатыла. Алар арасында ноутбук, 50 см. озынлыктагы диагональле телевизор, кардан тазарту машинасы, туңдыргыч, вентилятор функциясе дә булган җылыткыч бар. Алдан әйтеп үтүебезчә, һәр гәзит журналның редакциясендә дә һәрвакыттагыча нәкъ шул басмага язылган әбүнәчеләр арасында кечерәк истәлекле бүләкләр – призлар уйнатыла. Гәзитжурналлы да, истәлекле призлы да булырга ашыгыгыз, райондашлар!

Гәзит укучыларыбыз игътибарына күңелле яңалык җиткерәбез: 313 октябрь көннәрендә районыбызның "Игенче" һәм аена бер тапкыр дүрт районның хәбәрләрен алып килүче "Сарманай" гәзитләренә киләсе ел ның тәүге алты аена чагыштырмача очсызрак хакка язылып булачак. Бу ункөнлектә мондый яхшы мөмкинлекне кулдан ычкындырмый,райондашлары быз яраткан басмалары белән артабан да дуслыкны ныгытып куярлар, дип ышанабыз!

Автор:Мөхәрририят
Читайте нас: