ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
20 октябрь 2022, 05:55

Җан җылысын өләшеп

Районыбызда киң күңелле, җылы йөрәкле, бердәм халык яши. Илебездә мобилизация игълан ителгәч, район халкы бердәмлеген тагын бер кат исбатлады.

Җан җылысын өләшепҖан җылысын өләшеп
Җан җылысын өләшеп

Шушы көннәрдә Яңа Бәшир авылында яшәүче матур гаилә – Рәзифә белән Рамил Фәйзуллиннар районның М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына 48 пар оекбаш бәйләп алып килгән!

Рәзифә апа белән Рамил абый Фәйзуллиннар икесе дә хаклы ялда инде. Рамил абый 1973 елдан алып, тәүдә Фрунзе исемендәге хуҗалыкта, артабан әлеге “Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә баш агроном вазыйфасын башкара. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек. Ул эшләгән дәвердә хуҗалык һәрвакыт югары күрсәткчләргә ирешә. Тормыш иптәше Рәзифә апа да 1981 елдан  авыл хуҗалында,  1986 нчы елдан  авыл хакимиятендә  баш хисапчы булып намуслы хезмәт сала.

 Күркәм гаилә авылдашлар хөрмәтенә лаек. Алар 46 елдан артык тату гомер итеп,  өч кыз тәрбияләп үстерә, бүгенге көндә биш онык иркәлиләр.  Рәзифә апа инде оныкларына гына түгел, мобилизацияләнгән яугир якташларына да җылы оеклар бәйләп, күңел җылысын өләшә. Алар егетләрнең аякларын гына түгел, йөрәкләрен дә җылытыр. Кулларыннан гөлләр тамган Рәзифә апа белә Рамил абыйга Ходайның рәхмәтләре яусын, кылган игелекләре үзләренә изгелек булып әйләнеп кайтсын!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас