+24 °С
Яңгыр


26 октябрьдә 5-11 нче сыйныф укучыларының фәнни советын төзү, эшчәнлекне планлаштыру, планнар белән таныштыру максатыннан мәктәп фәнни җәмгыятенең оештыру утырышы узды. Укучыларның фәнни җәмгыяте президенты итеп бертавыштан 10а сыйныфы укучысы Шамил Кадыйров билгеләнде. Фәнни җәмгыятьнең эшчәнлек планнары белән сәләтле балалар белән эшләү кураторы Г.М. Исламова таныштырды. Һәр утырыш теоретик чыгышларны да, гамәли дәресләрне дә үз эченә алачак, чөнки фәнни җәмгыять эшчәнлегендә катнашу белем дәрәҗәсен киңәйтә һәм дөньяны танып- белүгә кызыксынучанлык уята.