ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
21 октябрь 2022, 06:30

Шаяннар һәм тапкырлар – Бишбүләктә

20 октябрьдә Бишбүләк районында гомуми белем бирү учреждениеләре арасында "Хәвефсез балачак юлы" республика КВН конкурсының зона этабы үтте. Анда Бишбүләк, Туймазы, Шаран,Бакалы, Октябрьский якларыннан килгән командалар тапкырлыкта көч сынашты. Уеннарда Чакмагыш беренче урта мәктәбенең "Шаг вперёд" командасы да район йөзен яклады.

Шаяннар һәм тапкырлар – БишбүләктәШаяннар һәм тапкырлар – Бишбүләктә
Шаяннар һәм тапкырлар – Бишбүләктә


Алар "Иң тапкыр команда" номинациясендә җиңү яулап, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Команда җитәкчесе, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлчәчәк Маһадиева укучыларны КВН конкурсының республика зона этабына яхшы әзерләгәне, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барганы өчен Рәхмәт хатына лаек булды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас