ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
22 октябрь 2022, 11:45

Яңа башлангыч мәктәп территориясе яшелләндерелде

Бүген, 22 октябрьдә, Чакмагыш авылы гимназиясе филиалы– яңа башлангыч мәктәп территориясендә яшелләндерү буенча өмә оештырылды.

Яңа башлангыч мәктәп территориясе яшелләндерелдеЯңа башлангыч мәктәп территориясе яшелләндерелде
Яңа башлангыч мәктәп территориясе яшелләндерелде

Биредә 200дән артык яфраклы һәм ылыслы агач үсентеләре утыртылды. Анда гимназиянең 10 сыйныф укучылары, гимназия һәм район мәктәпләре педагоглары, район мәгариф бүлеге һәм Чакмагыш авыл биләмәсе хезмәткәрләре актив катнашты. Чарада катнашучылар тырышлыгы белән миләш, юкә һәм чыршы агачлары утыртылды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас