

Бүген, 22 октябрьдә Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсенең Яңа Калмаш авылында Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан һәм мобилизацияләнгән егетләр исәнлегенә корбан чалынды. Әти-әнисенең балага теләгән догасы кабул була, диләр. Яңа Калмаш авылында яшәүче Азат Әгъзәм улы Шәйбәков Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсеннән мобилизацияләнгән егетләрнең әти-әниләрен җыеп, авылдышлар белән бергә корбан чалдырып, махсус хәрби операциядә бурычларын үтәгән егетләр исәнлегенә дога кылдырды. Чарада 60 тан артык кеше катнашты. Авылдашлар һәркайсы түгәрәк өстәл артында корбан ашыннан авыз итте. Ихлас догаларны Ходай Тәгалә кабул кылыр, якташ яугирләребез туган якларына исән-имин әйләнеп кайтыр, дип ышанабыз.