ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 октябрь 2022, 13:08

Уфада мәктәп пешекчесенә һәйкәл ачылды

Кичә башкалада мәктәп пешекчесенә илдә беренче булып һәйкәл ачылды.

Уфада мәктәп пешекчесенә һәйкәл ачылды
Уфада мәктәп пешекчесенә һәйкәл ачылды

Ул Мәҗит Гафури урамындагы 35нче мәктәп янында урнаштырылган. Һәйкәл композициясе биеклеге 3 метрга якын, авырлыгы 350 килограмм. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Скульптура Балалар һәм диетик туклану үзәге инициативасы белән төзелгән. Иҗади проектны скульптор Андрей Асерьянц тормышка ашырган. Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев та катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, республикада балаларны тукландыру өлкәсендә 5 500дән артык кеше эшли. Пешекчеләр мәктәпләр һәм балалар бакчаларында 360 меңнән артык баланы сыйфатлы, тәмле һәм файдалы ризык белән тәэмин итә. "Балалар туклануын оештыруның сыйфаты федераль һәм төбәк конкурсларында берничә тапкыр югары бәһаланды, ул Русиядә иң яхшылардан санала. Һәйкәлнең барлыкка килүе, беренче чиратта, мәктәп пешекчесе һөнәренең абруен күтәрергә тиеш», — диде ул тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: