ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2022, 09:50

Тыл ветераны 95 яшен тутырды

Тайняш авыл Советы авыл биләмәсенең Иске Балак авылында игелекле гомер кичерүче хөрмәтле тыл ветераны Суфия Хәниф кызы Шәрифуллина 95 яшен тутырды.

Тыл ветераны 95 яшен тутырды
Тыл ветераны 95 яшен тутырды

Күркәм юбилее белән аны Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков һәм мәдәният хезмәткәрләре тәбрикләде. Иң изге теләкләрен җиткереп,  юбилярга Русия Президентының котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Суфия Хәниф кызы Шәрифуллина күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Балачак елларын  тыл ветераны күз яшьләре белән искә ала. “ Кече яшьтән үк җигелеп хуҗалыкта эшләдек, басуда чүп утадык. Авылда калган яшүсмер егетләргә генә түгел, хатын-кызларга да фронтка киткән ир-атлар урынына эшләргә туры килде”, – ди ул.

Суфия әби хаклы ялга чыкканчы колхозда намуслы хезмәт сала. Тормыш иптәше белән матур гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ул балалары, оныклары, якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп матур гомер көзен кичерә.

Суфия әбигә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: