ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2022, 10:45

Яңа мәйданчыклар авылга ямь өстиячәк

Район биләмәләрендә төзү-төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төрле дәүләт программаларына таянып, бу җәһәттән шактый күләмле эшләр башкаруга ирешәләр, нәтиҗәдә авылларда яшәүчелрнең тормыш-көнкүреш шартлары сизелерлек яхшыра.

Яңа мәйданчыклар авылга ямь өстиячәк
Яңа мәйданчыклар авылга ямь өстиячәк

Әйтик, Җирле инициативаларны хуплау программасын алганда, быел авыл биләмәләрендә аңа таянып, халык өчен әһәмиятле эшләр башкарыла. Мәсәлән, бүгенге көндә Тайняш авыл биләмәсендә балалар өчен уен  һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру буенча эш кайный.

Әйтеп үтәргә кирәк, соңгы елларда районыбыз җирлегендә байтак яңа уен мәйданчыклары куелды. Шулай ук искеләре яңартылды яки өстәмә яңа уен элементлары белән тулыландырылды.

Тиздән Тайняш авылында кечкенәләр өчен уен урыны, олыракларга спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек туачак.  Яңа объектлар авылга төс һәм ямь өстиячәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: