ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 октябрь 2022, 15:15

Андыйларга авыл таяна

Кешене хезмәт кенә түгел, ә иң тәүдә эчкерсез, киң күңеле бизи. Районыбызда изге күңелле, олы йөрәкле кешеләр яши. Авыр минутларда алар бер-берсенә ярдәм кулы суза, бердәм булып, киңәшләшеп тормыш көтә.

Андыйларга авыл таяна
Андыйларга авыл таяна


Күптән түгел Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенең Аблай авылында яшәүче Алмаз Хәдит улы Сираев Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан һәм мобилизацияләнгән егетләр исәнлегенә корбан чалдырды.
Чарада Урнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Мөхәммәдиева, авыл имам-хатыйбы Фәһим Гыйният улы Хәйруллин катнашты. Аблай авылыннан Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашкан һәм мобилизацияләнгән якташ егетләрнең исән-имин әйләнеп кайту хакына дога кылып, корбан ашыннан авыз иттеләр.
Алмаз Хәдит улы Сираев җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә ферма мөдире булып намуслы хезмәт сала. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр, ат үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнәләр.
Шушы изге эшне башкарып чыкканга авыл халкы Алмаз Хәдит улына рәхмәтләрен җиткерә, яугир-якташлар исәнлегенә кылган барлык догаларның кабул булуын тели.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: