ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 октябрь 2022, 12:20

Башкарма комитетта – яңа рәис

Бүген, 26 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Чакмагыш районындагы җирле оешмасының хисап-сайлау утырышы узды. Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Бөтендөнья татарлары конгресының Башкортстан Республикасы буенча башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хәкимов катнашты.

Башкарма комитетта – яңа рәис
Башкарма комитетта – яңа рәис


Очрашу кысаларында район туган якны өйрәнү музеенда кул эшләре һәм музей истәлекләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Чакмагыш районы җирле оешмасының яңа җитәкчесе итеп Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов сайланды.
Уртак хезмәттәшлеккә теләк белдереп һәм очрашу истәлеге итеп муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Бөтендөнья татарлары конгресының Башкортстан Республикасы буенча башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимовка “Тарих битләреннән” дип аталган альбом -китап бүләк итте.
Әлеге чара турында тулырак язманы гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: