Республикага идарә итү үзәгендә оештырылган “Туры линия” барышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров торак йортларны газификацияләү турындагы хәлгә ачыклык та кертте. Ул Башкортстан Хөкүмәтенең “Газпром” белән берлектә эшләнгән һәм 2025 елга кадәр исәпләнгән газификацияләү программасының гамәлдә булуы турында әйтте. “Бераз гына түземлек кирәк булачак, хәлне яхшыртабыз, инвестицияләр күләме зур”, – диде ул һәм төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры А.Марзаевка хәлне анализларга һәм кешеләргә бу хактагы мәгълүматны аңлаешлы итеп җиткерергә кушты. “Шуны да аңларга кирәк: без 5 яки 10 йортта гына кешеләр яшәгән авылларга 20 км. озынлыктагы торбаларны суза алмыйбыз. Кешеләргә кайда һәм кайсы елда газ булачагын, кайда булмаячаган аңлатырга кирәк”, – диде төбәк җитәкчесе. Туры бәйләнеш барышында шулай ук Межгорье шәһәрендә спорт инфраструктурасы базасын үстерү, анда бассейн һәм стадион төзү турында да сорау җиткерелде. Торак башлыгы бу спорт объектының 2023 елга исәпләнгән адреслы инвестиция программасына кертелүе турында әйтте. Акча бүленәчәк, 2024 елда аны ачалар, диде Радий Фәрит улы. Ул шулай ук Башкортстан дәүләт белән Уфа дәүләт авиация университетларының кушылу процедурасы тәмамлануга кагылышлы, республика башкаласының 450 еллыгына нинди спорт объектлары төзеләчәге турындагы сорауларга да җавап бирде. 2024 елга Уфада спорт һәм рекреацион инфраструктурасы булган комплекслы объект барлыкка киләчәк, диде ул. Фотолар һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы порталы. Разиля Апӿ , сегодня в 21:38 Владимир Путин Көнбатышның хәвефле уены турында сөйләде Республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров белән “Туры линия” берникадәр вакытка өзелеп торды – бу вакытта Русия Президенты Владимир Путин Валдай форумы барышында Көнбатышның хәвефле һәм пычрак уены турында сөйләде. “Бу клуб мәйданында без дөньяда булган һәм барган зур һәм җитди үзгәрешләр турында сөйләшкәнебез булды, – диде дәүләт җитәкчесе. – Монда яңгыраган фаразларның һәм билгеләренең кыйммәте дә шунда. Кызганыч, әмма вакыйгалар әлегә бер бер генә тапкыр кабатламаган негатив сценарий буенча үсешен дәвам итә. Алай гына да түгел, алар киң күләмле, масштаблы вакыйгаларга, системалы көрчеккә әверелде, һәм бу хәрби-сәяси өлкәдә генә түгел, икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә дә күзәтелә. Көнбатыш соңгы елларда һәм аеруча соңгы айларда хәлләрне кискенләштерүгә алып килгән адымнар ясады – бу Украинда сугыш утын яндырып җибәрү дә, Тайваньга кагылышлы провокацияләр дә, дөньяның азык-түлек һәм энергетик базарындагы тотрыклылыкны какшату да. Әлбәттә, соңгылары махсус эшләнмәде, монда һич икеләнү юк. Бу – көнбатыш властьларының системалы хаталары чылбыры. Шуңа өстәп, Европа газүткәргечләрен юкка чыгару да – башка сыймаслык хәл. Кызганыч, әмма без бу вакыйгаларның шаһитлары булдык. Бу – Көнбатыш үз уенында үзәккә куйган әйбер. Һәм әлбәттә, бу уен хәвефле, канлы, пычрак, ул дәүләтләр һәм халыклар суверенитетын, аларның үзбилгеләнешен кире кага, башка илләрнең ихтыяҗларын бөтенләй исәпкә алмый. Моңа бәйле, Русиянең көнбатыштагы партнерларга коллектив хәвефсезлек системасын төзү һәм ышанычны ныгыту турындагы тәкъдимнәрен исегезгә төшерәм. Кризис, чыннан да, глобаль төс алды, ул барысына да кагылачак, бу хакта аның кемнәрнедер урап узачагы турында бернинди ялган ышанычлар булырга мөмкин түгел. Кешелек алдында хәзер ике юл – яки бу проблемалар авырлыгын артабан җыярга яки бергәләп аннан нинди дә булса чыгу юлын эзләргә. Ул карар идеаль булмаса да, чыннан да эшлекле, дөньябызны тотрыклырак һәм хәвефсезрәк итәргә тиеш. Иртәме, соңмы, күп полюслы дөнья төзелешенең яңа үзәкләренә һәм Көнбатышка тигез хокуклы диалог башларга туры киләчәк һәм бу ни кадәр иртәрәк башланса, шул кадәр яхшырак”, – диде ил Президенты Владимир Владимирович Путин.