ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 октябрь 2022, 15:05

Мәктәптә балалар ничек туклана?

Мәктәптә балаларның көндәлек туклануын дөрес оештыру бик мөһим мәьәләләрнең берсе булып тора.

Мәктәптә балалар ничек туклана?
Мәктәптә балалар ничек туклана?

28 октябрьдә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә “Башкортстан Республикасы ата-аналары сәламәт туклану өчен” дип аталган республика бердәм ачык ишекләр көне оештырылды. Чара укучыларның ата-аналары мәктәптә оештырылган кайнар ризыкның сыйфатыннан ни дәрәҗәдә канәгать булуларын ачыклау максатында оештырылды. Бу көнне укучыларның ата-аналары балалар рационында булган ризыклар төрлелеге, аларның сыйфатын бәһалый алды. Чара кысаларында башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфларында белем алган укучыларның ата-аналары мәктәптә туклану процессы, көндәлек меню белән кызыксынды, ашханә бүлмәсен карады. Аларга шулай ук балалар тукланган ризыкның сыйфатлы һәм санитар таләпләргә ярашлы булуын дәлилләгән документлар белән танышу мөмкинлеге бирелде. Туклану процессын оештыручыларга алар үзләрен борчыган сораулар биреп, тулы җаваплар алды. Аларга шулай ук “Мәктәптә туклану ата-аналар күзлегеннән” дип аталган анкетада катнашу мөмкин булды. Мәктәп фойесында урнаштырылган “Туклану – сәламәтлек нигезе”, “Витаминнар белән дус булыйк” дип аталган күргәзмәләр беркемне дә битараф калдырмады.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: