ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 октябрь 2022, 11:05

Төзек юллар – авыл көзгесе

Төзек юллар – авыл көзгесе, дибез. Районыбызның кайсы авылына барсак та, беренче чиратта йортларның һәм юлларның төзеклегенә игътибар итәбез. Сыйфатлы юллар – хәвефсезлек нигезе дә. Район үзәгендә генә түгел, авыл биләмәләре җирлегендәге юллар ел әйләнәсенә төзекләндерелеп тора, өслекләренә вак таш һәм башка материаллар түшәлә. Кыскасы, эшнең бер минутка да туктап торганы юк.

Төзек юллар – авыл көзгесе
Төзек юллар – авыл көзгесе


Юллар төзекләндерүдә бигрәк тә соңгы елларда республикада һәм районыбызда актив тормышка ашырылган программа-проектлар ярдәмгә килә. Шуларның берсе – Җирле инициативаларны хуплау программасы. Калмашбаш авылы халкы быел бу программага кереп, авылның ике урамын төзекләндерүгә иреште. Калмашбаш авылының Үзәк һәм Кырла урамнары киңәеп, такыраеп калды. Бердәмлектә – көч, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Башкарылып чыккан эш күләмле һәм авыл халкы өчен әһәмиятле булды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: