ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 ноябрь 2022, 09:15

Тәүге бүләкләр уйнатылды

Киләсе 2023 елга да безнең “Игенче” гәзите белән дуслыкларын ныгытып, шушы ярты елда һәм тоташ ел дәвамында район тормышы, аның тырыш-уңган кешеләренең күркәм эшләре турында хәбәрдар булып барырга карар иткән әбүнәчеләребез арасында әлеге матбугат кампаниясенең бүләкләрен уйната башладык.

Тәүге бүләкләр уйнатылды
Тәүге бүләкләр уйнатылды

Матбагабызга язылучылар саны артуы һәм аларга янә дә шатлык өстәп, призлар да тапшырылуы барыбыз өчен дә сөенечле. Тәүге отышта бүләкләр ияләрен Бикмәт авылында гомер итүче, озак еллар дәвамында гәзитебез белән дуслыкны өзмичә, аны йортына алдырып укыган райондашыбыз Ирек Хәмәтшәех улы Якупов билгеләде.

Аның  җиңел кулы белән башланып киткән беренче отышта “Республика Башкортостан” Нәшрият йортының матди ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр район үзәгендә яшәүче әбүнәчеләребезгә тәгаенләнгән призлар булып чыкты. Кәнфит-варенье савытлары җыелмалары Беренче май урамындагы 49нчы йортта гомер итүче Н.Янгирова, Архитектура урамының 10нчы йортында яшәүче К.Сөндекова, Кооператив урамындагы 55нче йорт хуҗабикәсе Ф.Әминевага, юка юрган-одеяло – Көнбатыш урамындагы 41нче йортта яшәүче Ф.Шаһаповага, тастымал Г.Латыйпов урамындагы 99нчы йорт хуҗабикәсе А.Йосыповага әлеге язылу кампаниясенең бүләге булып бара.

Бу гәзит укучыларыбызны призларны озын-озакка сузмый килеп алуларын һәм редакциябезгә килгәндә үзләре белән шәхесне раслаучы документларын: паспорт, ИНН таныклыгын һәм гәзиткә язылу турындагы квитанцияне дә онытмауларын үтенәбез.

Ә әлегә төрле сәбәпләр белән район тормышын һәм яңалыкларын яктыртучы басмабызга язылып өлгерә алмаган якташларыбызга мөрәҗәгать итеп, әле дә соң түгел, язылу турындагы квитанцияләрне декабрь азагына кадәр редакциягә килеп, бездәге хезмәткәрләрдә дә, почтада да тутыртырга була, дип исегезгә төшерәбез. Район үзәгендә яшәүчеләр шактый арзанрак хакка “Игенче”не үзегез редакциягә килеп алу шарты белән дә языла ала. Шулай ук гәзитебезгә электрон рәвештә язылу варианты да бар.  Бүләкләр артабан да уйнатылачак. Бергә булыйк, бергә калыйк, якташлар!

Автор:Мөхәрририят
Читайте нас: