ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 ноябрь 2022, 11:15

Туган илебезнең лаеклы патриоты

Иске Бәшир авылында яшәүче Искужиннар гаиләсенә уллары Ризван хезмәт иткән хәрби частьтән рәхмәт хаты килде

Туган илебезнең лаеклы патриоты
Туган илебезнең лаеклы патриоты

Иске Бәшир авылы егете Ризван Ришат улы Искужинның әти-әнисе Ришат Рәшит улы белән Минсылу Жугали кызына командованиесеннән Рәхмәт хаты килгән.
“Хөрмәтле Ришат Рәшит улы, Минсылу Жугали кызы! Улыгыз хезмәт иткән “Сергеевский” полигонында “Восток – 2022” халыкара стратегик команда-штаб укуларының төп этабында Русия Президенты Владимир Владимирович Путин да катнашты.
Ризван Рәшит улы укуларның уңышлы үтүенә шәхсән лаеклы үз өлешен кертте, үзен максатчан, җаваплы, дисциплиналы хәрби хезмәткәр итеп танытты. Хезмәт вакытында ул хәрби әзерлек фәннәре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште, хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтте. Сез бөек Русиянең лаеклы саклаучысы булган улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Аңа яхшы тәрбия биргәнегез өчен ихлас рәхмәт белдерәм. Улыгыз киләчәктә дә уңышлары белән сөендерсен. Хәрби часть командиры подполковник А. Шабаев.”
Әйтеп үтәргә кирәк, Искужиннар гаиләсендә өч егет тәрбияләнә. Өлкән уллары Рушан Украинадагы махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Төпчек уллары мәктәптә укый.
Рәхмәт хатында җиткерелгән җылы сүзләргә без дә кушылабыз. Егетләрнең туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: