ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь 2022, 16:20

Исеменә күрә – җисеме

Безнең  халык элек-электән илнең терәге – ир-егет, гаилә терәге – әти кеше дип исәпләгән һәм аларга олы ихтирам, хөрмәт белән караган. Шуңа күрә дә ир-егеткә ил терәге, гаилә таянычы булу кебек олы, җаваплы бурыч бирелгән. Шушы бурычны лаеклы башкаручы якташларыбызның берсе – халкыбыз герое  Миңнегали Шәйморатов фамилиясенә тап төшермәүче, милли батырыбыз Салават Юлаев  исемен лаеклы йөртүче Чакмагыш егете Салават Шәйморатов. Шушы көннәрдә генә 27 яшен тутырган егет Украинада барган махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Өйдә аны якыннары, сөеклесе зарыгып көтеп алды. Егет 4 ел элек хәрби хезмәттән соң контракт төзешеп, хезмәтен дәвам иткән иде.

Исеменә күрә – җисеме
Исеменә күрә – җисеме

 

Бәләкәйдән шук,  зирәк, сәләтле, актив райондашыбыз мәктәп елларыннан районның барлык мәдәни, спорт чараларының үзәгендә кайнап үсте, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең Шаяннар һәм тапкырлар клубы әгъзасы булып, сәләтле уенчылар рәтендә торды. Кайчандыр йөзе елмаюдан балкып торган,   шаян күңелле егет бераз олыгаеп та киткән сыман, чын ир-ат кыяфәте алган.  

Салават 1995 елның 7 ноябрендә Чакмагыш авылында тәүге бала булып дөньяга килгән. Беренче урта мәктәптә белем ала, кечкенәдән спорт белән мавыга. Мәктәптә оештырылган хоккей секциясендә бик яратып шөгыльләнә ул, анда 4 ел уйный. Аннары шәхсән үзе  өчен спортның барлык төрләре белән дә   кызыксынып  шөгыльләнә. Мәктәптә укыган елларда Шаяннар һәм тапкырлар клубында  уйный башлый. Беренче урта мәктәп һәм район җыелма командалары өчен уйнап, уңышларга ирешә. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң УДНТУга укырга керә һәм армия сафларына алына.
“Бала чактан полиция хезмәткәре булырга хыялландым, чөнки әтием гомере буе район эчке эшләр бүлегендә хезмәт салды. Ул иртә таңнан эшкә китә, соң гына өйгә кайта иде. Шуңа күрә мин бу эшнең никадәр авыр, җаваплы, вакыт-вакыт бик тә хәвефле дә икәнлеген бәләкәйдән аңлап үстем. Безнең тынычлыкны, хәвефсез тормышыбызны саклаучы кешеләргә мин ихтирам белән карыйм. Әмма шулай туры килде: мин армиядә калдым һәм үземне хәрби һөнәрдә таптым”, – ди ул  хәрби хезмәткә килүе   турында сөйләп .

Язманың тулы варианты белән “Игенче “ гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: